Дүшәмбе иртәсе редакциябездә моң-зардан башланып китте.
- Сезнең ул Хәсәнов урамыннан машина белән йөрмәле түгел. Керсәң, чыгып булмаячак, дип ирем юл уртасында төшереп калдырды, - ди бер хезмәттәшебез.
Бу урам чыннан да бер көфер почмагы кебек инде ул. Үзенең кыр-кырыннан бихисап машиналар тезелеп киткән. Әле ярый юл бер яклы гына,...
Дүшәмбе иртәсе редакциябездә моң-зардан башланып китте.
- Сезнең ул Хәсәнов урамыннан машина белән йөрмәле түгел. Керсәң, чыгып булмаячак, дип ирем юл уртасында төшереп калдырды, - ди бер хезмәттәшебез.
Бу урам чыннан да бер көфер почмагы кебек инде ул. Үзенең кыр-кырыннан бихисап машиналар тезелеп киткән. Әле ярый юл бер яклы гына, ике яктан йөрмәле булса, юлдагы чокыр-чакырдан бәрелмичә генә узу мөмкин булмаячак. Юлларны чистартмыйлар түгел, чистартып торалар. Тик менә тиешенчә, төптән үк чистартмагач, машина узып китүгә үк тирән тәгәрмәч эзләре хасил була һәм алар транспортны читкә алып атарга гына тора. Мондый хәл бер Хәсәнов урамында гына түгел, башка урамнарда да күзәтелә, әлбәттә. Күп кенә урыннарда юллар көндезен пычрак кар катламы белән капланса, иртә белән бозлавыкка әйләнә. Аның бит көннәрен дә аңлый торган түгел: әле кар, әле яңгыр ява. Әмма, яхшылап, тырышып эшләгәндә, әлеге проблемаларны хәл итәргә мөмкиндер дип уйлыйбыз. Редакциябезгә төп юлларны чистартканнан соң, юл кырында көрт өемнәре барлыкка килүдән зарланып шалтыратучылар да күп. Ярар, кешеләр үрмәләп тә чыгарлар ди, ә менә бала коляскасы тарткан яшь ханымнарга нишләргә?
- Болгар урамында олы юлдан "Росгосстрах" бинасына таба чыга алмый интегеп беттем. Бер игелеклесе ярдәмгә килгәч кенә "таучык" ны кичтек, - ди Гүзәл.
Шул ук дүшәмбе иртәсендә телефон аша бер агаебыз Хәсәнов урамы, 8 һәм 10нчы йорт арасында таеп егылуын хәбәр итте. Хәсәнов урамы, 7 нче йорт каршындагы тротуарда хасил булган шоп-шома боз тавын искәрмичә, бер әби тора алмый, тәгәрәп яткан. Нинди боз тавы икән дип, карарга чыксак, бер абзый кулбашын уып тора:
- Беттем, беттем, егылдым, кулсыз калдым, - ди. - ТСЖ хезмәткәрләре кеше йөри торган зур тротуарларга нигә ком сипмиләр икән ул?
Сүз дә юк, коммуналчыларның эшләре дә авыр. Үз эшләрен намус белән башкаручылары да күзалдында. Мәсәлән, Болгар урамы, 30 йорт подъезд баскычларына һәр көнне ком сибеп китәләр. Әмма, менә шулай зуррак тротуарларга игътибар җитеп бетми инде. Юкса, һәрвакыт та бозлавык булып тормый, сезонында эшне җиренә җиткереп эшләргә буладыр бит. Көн саен көрәрлек кар да явып тормый, калын боз катламнары да юк бит әле.
Әлбәттә, хезмәт күрсәтүче оешмалар гына бөтен бозлавыкка да ком сибеп бетерә алмаслар. Машина йөртүчеләр дә мондый юлларда тизлекне арттырмасыннар иде. Шулай беркөнне күз алдында юлны аркылы чыкканда таеп китеп, бер ир-ат машиналар алдына аркылыга сузылды да ятты. Әле ярый кырыйдан килүче машина акрын тизлек белән килә иде. Юкса... Игътибарлы һәм сак булыйк! Кулларны кесәгә тыгып йөрмәскә, аяк астына да, боз сөңгеләренә дә карап йөрергә, таеп егылмас өчен уңайлы аяк киеме кияргә киңәш итәбез.
P.S: мәкаләбез басылып килгәндә, Хәсәнов урамына кабат техника керде. Ничек чистартырлар? Анысын алдагы көннәрдә күрербез.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев