Үзәк сырхауханәнең быелның беренче көненнән алып 10 гыйнварга кадәр бирелгән күрсәткечләрен укыдым да, уйланып калдым.
Газетаның узган санында бу язманы күргәч, сез дә аңа битараф калмагансыздыр, мөгаен. Ун көн эчендә районда 26 кеше вафат булган. Аларның күпчелеге төрле авырулардан бакыйлыкка китеп барган. Сәламәтлегебезне кайгыртмасак, кырылып бетәбез бит, җәмәгать. Моның төп...
Үзәк сырхауханәнең быелның беренче көненнән алып 10 гыйнварга кадәр бирелгән күрсәткечләрен укыдым да, уйланып калдым.
Газетаның узган санында бу язманы күргәч, сез дә аңа битараф калмагансыздыр, мөгаен. Ун көн эчендә районда 26 кеше вафат булган. Аларның күпчелеге төрле авырулардан бакыйлыкка китеп барган. Сәламәтлегебезне кайгыртмасак, кырылып бетәбез бит, җәмәгать. Моның төп сәбәбе иң элек үзебезгә бәйле булуын һәркем аңлый, белеп тора. Ләкин күпләребез һаман да шулай элек ничек яшәгән, шулай яшәвен дәвам итә, бу рәвешне үзгәртергә атлыгып тормый, ашыкмый. Эчү, тарту, ялкаулык кебек яман гадәтләр басып алган. Иртән торып физкультура ясау, кичтән урамга чыгып саф һавада йөреп керү, бассейнда йөзү, бозлавыкта шуу безгә ниндидер зур мәшәкать кебек тоела, үзебездә ихтыяр көче таба алмыйбыз.
Быел җәйдән бирле Р. Ишкәев исемендәге паркта йөгергән, җәйге чаңгыларда шуган, баскетбол, волейбол уйнаган үсмерләр, яшьләрне күзәтеп йөрдем. Аларга көзен берәм-берәм өлкәннәр дә кушыла башлады. Кар катламы ятуга инде паркта төрле яшьтәге халык көннән-көн арта торды. Берәүләр салмак кына атлап, икенчеләре таяклы скандинав алымы белән йөри, өченчеләре тренажерларда хәрәкәтләнә... Шугалак ясалуга, тимераякка басучылар да күбәйде. Кичен парк җанланып китә.
-Ике ел элек йөрәккә операция ясаттым. Менә шулай иртә-кичен йөреп тернәкләнү үтәм. Үземне бик яхшы хис итәм. Хәрәкәттә - бәрәкәт, - ди Рәмзия ханым.
Нәбирә апа күршесенә ияреп кенә чыккан булган да: "Хәзер инде көн дә кич эшкә йөргән саен шушында киләм. 75-80 яшьлек әби-бабайларны да күреп шаккаттым. Моныңчы өйдә нишләп утырганмындыр мин..." - дип, үзенә гаҗәпләнә.
-Бу йөрү мәйданчыгын гел чистартып торалар, ансына рәхмәт. Менә каток кына бераз өсте кыршулы, тигез, шома түгел, - дип сүзебезгә кушыла оныгы белән шуарга чыккан Рәмис Харисов. - Район башлыгы үзе спортка хирыс булгач, азнакайлыларны да тәмам шуңа күндереп килә. Әле моңарчы биредә халыкның болай күпләп йөргәне юк иде...
Йөрик, җәмәгать, саф һавага чыгыйк, кышның рәхәтен татыйк, физик яктан чыныгып калсак, чир дә безгә якын килергә куркып торыр. Яшисе килеп яшик!
Лиза Нурлыева
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев