Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ЯҢА ЕЛ АЛДЫННАН БҮЛӘК: ПУТИН САЛЫМ БУЕНЧА БУРЫЧЛАРДАН АЗАТ ИТТЕ

2015 елга кадәр транспорт һәм милек салымнарын түләмәгән булсагыз, аларны түләргә кирәк булмаячак. Россия Президенты шушы хактагы фәрманга кул куйды. Ил халкының салым буенча бурычлары 150 млр сум тирәсе дип хәбәр ителә. Бурычлардан физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр генә азат ителә. Шулай итеп, 2015 елның 1 гыйнварына кадәр торак, җир...

2015 елга кадәр транспорт һәм милек салымнарын түләмәгән булсагыз, аларны түләргә кирәк булмаячак. Россия Президенты шушы хактагы фәрманга кул куйды.

Ил халкының салым буенча бурычлары 150 млр сум тирәсе дип хәбәр ителә. Бурычлардан физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр генә азат ителә. Шулай итеп, 2015 елның 1 гыйнварына кадәр торак, җир мәйданы һәм транспорт өчен түләнмәгән салымны һәм шул бурычка исәпләнгән пениларны түләргә кирәк булмаяак. Шулай ук шәхси эшмәкәрләрнең 2017 елның 1 гыйнварына кадәр түләнмәгән страховой взносларын һәм пениларын "кичерәчәкләр". Бакча җире өчен пенсионерларга, инвалидларга һәм ветераннарга җир салымы түләргә туры килмәячәк. Канун Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы тарафыннан кабул ителгән. Бу хакта РБКга сылтама белән ИНТЕРТАТ хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЯҢА ЕЛ АЛДЫННАН БҮЛӘК: ПУТИН САЛЫМ БУЕНЧА БУРЫЧЛАРДАН АЗАТ ИТТЕ