ҖӘМГЫЯТЬ
Урман янгыннары куркыныч
Иртә яздан көз ахырына кадәр урманда янгын чыгу куркынычы аеруча арта. Кояшлы көннәр, көчле җил кар катламын эретә. Кар киткәннән соң, яңгырлар булмау янгын куркынычын тагын да көчәйтә.
Урман янгыннары табигый һәм биологик төрләргә бүленә. Яшеллек күп булган яшь урманнарда яшен сәбәпле янгын чыгу очраклары сирәк күренеш. Мондый янгыннар нигездә...
Иртә яздан көз ахырына кадәр урманда янгын чыгу куркынычы аеруча арта. Кояшлы көннәр, көчле җил кар катламын эретә. Кар киткәннән соң, яңгырлар булмау янгын куркынычын тагын да көчәйтә.
Урман янгыннары табигый һәм биологик төрләргә бүленә. Яшеллек күп булган яшь урманнарда яшен сәбәпле янгын чыгу очраклары сирәк күренеш. Мондый янгыннар нигездә коры һәм авыру агачлар күп булган "карт" урманнарда күзәтелә. Шуңа күрә элек-электән кешеләр урманнарны яңартып торуга зур игътибар биргәннәр. Табигый яки яшен сәбәпле чыккан янгыннар нибары 7-8 процент кына тәшкил итә. Димәк, аларның күпчелеге кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламавы белән бәйле. Ә янгыннар ел саен миллионлаган гектар урманны юкка чыгаралар. Шуңа күрә урманнарда һәрвакытта да сак эш итәргә, сүндерелмәгән учаклар калдырмаска, коры үлән якмаска, мотоцикл белән урманга чыкмаска (глушителеннән очкын чәчрәп ут чыгарга мөмкин), бигрәк тә торфлы җирләрдән сак булырга кирәк.
Янгын булган очракта 01(шәһәр телефоны) 101,112 (кәрәзле) телефоннары аша янгын сагына хәбәр бирергә кирәк. Янгын чыгуда гаеплеләр административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылалар.
Равил ХӨСӘЕНОВ,
күзәтчелек эшчәнлеге буенча бүлек начальнигы урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев