ҖӘМГЫЯТЬ

Укытучылар хөрмәтләнде

Укытучы көне уңаеннан ТР Президенты белән очрашуда районыбыздан "Безнең яңа укытучы" республика конкурсында җиңгән ике педагог катнашты. Азнакай 8 нче урта мәктәбенең биология укытучысы Рәмзия Мөкъсинова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына лаек булган иде. Казандагы тантанада Азнакай 4 нче урта мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөбәрҗәт Абдуллинага...

Укытучы көне уңаеннан ТР Президенты белән очрашуда районыбыздан "Безнең яңа укытучы" республика конкурсында җиңгән ике педагог катнашты.

Азнакай 8 нче урта мәктәбенең биология укытучысы Рәмзия Мөкъсинова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына лаек булган иде.

Казандагы тантанада Азнакай 4 нче урта мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөбәрҗәт Абдуллинага РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

- Бик зур тәэсирләр алып һәм яңа иҗади эшләргә рухланып кайттык, - ди Зөбәрҗәт Зөфәр кызы.


Нет комментариев