Көндез Татарстанда 4-9 градус салкын булачак Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә, 11 февральдә, Татарстанда аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. Юлларда - бозлавык. Төнлә республикада - 10-15, аязган вакытта 18 градуска кадәр суык булачак. Көндез - 4-9 градус салкын. Казанда төнлә - 11-13, көндез 4-6 градус салкын көтелә. 12...
Көндез Татарстанда 4-9 градус салкын булачак
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә, 11 февральдә, Татарстанда аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. Юлларда - бозлавык.
Төнлә республикада - 10-15, аязган вакытта 18 градуска кадәр суык булачак. Көндез - 4-9 градус салкын.
Казанда төнлә - 11-13, көндез 4-6 градус салкын көтелә.
12 февральгә каршы төндә 5-10 градус салкын булыр дип фаразлана. Төнлә республиканың күпчелек районнарында бераз кар явачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
Нет комментариев