Танылган боксчы Николай Валуев Азнакайда
Узган ял көннәрендә шәһәрдә "Чатыр-Тау Арена" спорткомплексында "Шифа" кубогына бокс буенча VII Бөтенроссия турнир үтте. Тантананың мәртәбәле кунаклары арасында бокс буенча дөнья чемпионы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Татарстанның көньяк-көнчыгыш бокс Федерациясе президенты Сергей Игнатьев та бар иде....
Узган ял көннәрендә шәһәрдә "Чатыр-Тау Арена" спорткомплексында "Шифа" кубогына бокс буенча VII Бөтенроссия турнир үтте.
Тантананың мәртәбәле кунаклары арасында бокс буенча дөнья чемпионы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Татарстанның көньяк-көнчыгыш бокс Федерациясе президенты Сергей Игнатьев та бар иде.
Ярышларны ачу тантанасында Николай Валуев Татарстанның спорт ягыннан да, башка өлкәләрдә дә алдынгы булуын билгеләп үтте һәм район җитәкчелегенең, нефтьчеләрнең яшь буын турында кайгыртуын югары бәяләде. Спортчыларга шулай ук район башкарма комиеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, "Шифа" компанияләр төркеме генераль директоры Сирин Бәдретдинов һ.б. да изге теләкләрен җиткерде.
Турнирда Азнакай, Бөгелмә, Кама Аланы, Түбән Кама, Яр Чаллы, Лениногорск, Сарман, Жигулевск, Красноуфимск командалары составында йөзгә якын боксчы көч сынашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев