Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сугыш чоры балалары

Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, Җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Халыкның бердәмлеге, батырлыгы, туган илгә чиксез мәхәббәте Бөек җиңү көнен алып килгән. Яңа буын бу көннәрне онытмаска, бабаларыбыз, әбиләребезнең үткән тормышын белергә тиеш. Без, Сарлы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, сугыш чоры...

Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, Җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Халыкның бердәмлеге, батырлыгы, туган илгә чиксез мәхәббәте Бөек җиңү көнен алып килгән.

Яңа буын бу көннәрне онытмаска, бабаларыбыз, әбиләребезнең үткән тормышын белергә тиеш. Без, Сарлы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, сугыш чоры балаларын мәктәпкә кунакка чакырдык. Наҗия әби Абдуллина, Рәйхана әби Хикмщтуллина, Лимуза әби Исмәгыйлева узган тормышлары турында сөйләделәр. Алар сугыш башланганда 3-4 яшьтә булганнар. Ятимлек, ачлык үзәкләренә үткән. Сугыштан соң да бик авыр еллар... Өсләрендә киндер күлмәк, аякта чабата, ә кайберләре, өсләренә кием булмау сәбәпле, мәктәпкә укырга йөри алмаганнар.

- Дүрт укучыга бер Әлифба иде. Шулай булса да, бик укымышлы кешеләр чыкты. Балалар, сезгә бөтен мөмкинлекләр дә бар, тырышып укыгыз, - диде Рәйхана әби.

Ә кичәбезнең ахырында Лимуза әби үзе икенче сыйныфта ятлаган Фатих Кәримнең "Пионерка Гөлчәчәккә хат" поэмасын яттан сөйләп күрсәтте.

Ильмира Гыймаева, укытучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сугыш чоры балалары