Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шашлыгы тәмле дә бит...

Май бәйрәмнәрендә шашлык белән сыйлану гадәти хәл. Шашлыгы тәмле дә бит, әмма сәламәтлегебезне саклау һәм намуссыз сәүдәгәрләр ятьмәсенә эләкмәс өчен бик сак һәм игътибарлы булырга кирәк. Шашлык пешерү өчен итне бары тик рәсми сәүдә нокталарыннан гына алу, сатып алу урынында санитария кагыйдәләренең сакланышына игътибар итү зарур. Пычрак, чебеннәр очып йөргән,...

Май бәйрәмнәрендә шашлык белән сыйлану гадәти хәл. Шашлыгы тәмле дә бит, әмма сәламәтлегебезне саклау һәм намуссыз сәүдәгәрләр ятьмәсенә эләкмәс өчен бик сак һәм игътибарлы булырга кирәк. Шашлык пешерү өчен итне бары тик рәсми сәүдә нокталарыннан гына алу, сатып алу урынында санитария кагыйдәләренең сакланышына игътибар итү зарур. Пычрак, чебеннәр очып йөргән, суыткычы да булмаган сәүдә урыннарын читләп үтегез. Аерым машиналар белән алып килгән иттән дә ерак торыгыз. Продукция сатып алганда, сәүдәгә рөхсәт биргән ветеринар документларны карарга да кыенсынмаска кирәк. Әгәр дә инде төрле сәбәпләр табып, андый документларны күрсәтүдән баш тарталар икән, башка сәүдә нокталарын эзләргә кирәк. Арзанга кызыгып, үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлеген куркыныч астына куймыйк! Сатып алучыларга чын продукцияне ясалмасыннан аерырга, куллану вакытына игътибар бирергә һәм сыйфатсыз продукция өчен эндәшмичә калмаска өйрәнергә кирәк. Сезнең язмача гариза нигезендә сәүдә ноктасына планнан тыш тикшерү уздырыла ала.

Ф. НИЗАЕВА, ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсе дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шашлыгы тәмле дә бит...