Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сөендек тә, еладык та

Менә шаулап-гөрләп Җиңү бәйрәме дә узып китте. Бу көн хәтерне, истәлекләрне яңартты, авыр сугыш елларына алып кайтты. Мин үзем 1937 нче елда туганмын. Бик кечкенә булсам да барсын да хәтерлим: ачлык, ялангачлык, өскә кияргә, ашарга юк, өйләр буш, үлемгә тиң тынлык, әтиләр сугышта, авылда куркыныч. Кайда черек бәрәңге, кайда кычыткан,...

Менә шаулап-гөрләп Җиңү бәйрәме дә узып китте. Бу көн хәтерне, истәлекләрне яңартты, авыр сугыш елларына алып кайтты. Мин үзем 1937 нче елда туганмын. Бик кечкенә булсам да барсын да хәтерлим: ачлык, ялангачлык, өскә кияргә, ашарга юк, өйләр буш, үлемгә тиң тынлык, әтиләр сугышта, авылда куркыныч. Кайда черек бәрәңге, кайда кычыткан, сарана, сәрдә, юа, алабута, кузгалак, җиләк... белән тамак туйдырдык. Ачлыктан үлүчеләр, күршеләр барсы да күз алдында. Без - сугыш чоры балалары, үлем тырнагына менә эләгәбез, менә эләгәбез, дип чыныктык. Күшегеп җаннар өшеп беткән чорда да үз тыныбыз белән җылындык. Әле тәпи дә китмәс борын өлкәнәйдек. Ярты авыл яу кырында булганда, исәннәрнең санын без арттырдык, буыннар чылбырын без тоташтырдык. Кайгы-хәсрәт белән тулган дөньяда моңлы бала булып үстек, уенчыклар сорап йөдәтмәдек.

Әнә шундый газапланулар, интегүләр белән яулап алынган Җиңү ул. Бәйрәм чыннан да искиткеч булды. Ул көн әйтерсең лә, аллы-гөлле чәчәкләргә, кояш белән тулган иде. Азнакаебыз бик чиста, матур бит безнең. Барсы да ныклап уйланган, оешкан төстә барды. Үлемсез полк, ветераннар, солдатлар, чәчәкләр, шарлар, тынычлык күгәрченнәре, сугыш чорындагы машина һәм техникага кадәр бар иде бит. Тәбрикләүләр, үзәк өзгеч җырлар, парад... һәммәсе күңелгә ятышлы булды. Күзләргә шатлык яшьләре тулды. Сөендек, еладык, илебезгә иминлек теләп догалар укып утырдык. Тыл ветераннары да, сугыш чоры балалары да... берсе дә онытылмады. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм аның командасы, бәйрәмне оештыручыларның тырышлыгы, осталыгы, игелекле һәм шәфкатьле булуларына сокланып туя алмадык. Рәхмәтләрем, изге теләкләремне май җиләренә төреп, Догам итеп бүләк итәм. Тормышыбыз шулай матур һәм күңелле, тыныч булсын!

Лариса ШӘЙХУЛЛИНА, хезмәт һәм мәгариф ветераны, сугыш чоры баласы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сөендек тә, еладык та