Районыбыз данын лаеклы яклады
Педагог-оештыручылар арасында узган "Ел остазы" республика конкурсында Азнакай 2 нче урта мәктәбе укытучысы Регина Гомәрова 2 нче урынны яулады. Конкурс ике этапта узды. Аның программасы киң иде: балалар иҗтимагый оешмасы программасын яклау, ачык чара үткәрү, иҗади эшләрне тәкъдир итү, импровизацияләнгән бәйге, визит карточкасы. Икенче этапта республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән...
Педагог-оештыручылар арасында узган "Ел остазы" республика конкурсында Азнакай 2 нче урта мәктәбе укытучысы Регина Гомәрова 2 нче урынны яулады.
Конкурс ике этапта узды. Аның программасы киң иде: балалар иҗтимагый оешмасы программасын яклау, ачык чара үткәрү, иҗади эшләрне тәкъдир итү, импровизацияләнгән бәйге, визит карточкасы.
Икенче этапта республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән 15 педагог-оештыручы көч сынашты. Регина Мирзанур кызы үз эшчәнлеген тирәнтен ачып салды һәм призлы урынга лаек булды.
Нәфисә Шәфыйкова, мәгълүмати-методик үзәк методисты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев