Могҗизалар туа бу кичтә
Халыкны социаль яклау һәм мәдәният идарәләре физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел бәйрәмен уздырды. Бу бәйрәм һәрбер бала өчен могҗизалы, тылсымлы, теләкләр кабул була торган бәйрәм. Ул көнне дә әкият геройлары: Белмәмеш, Убырлы карчык, Кикимора һәм әлбәттә бәйрәмнең төп геройлары Кыш бабай һәм Кар кызы нәниләрне әкият илендә сәяхәт...
Халыкны социаль яклау һәм мәдәният идарәләре физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел бәйрәмен уздырды.
Бу бәйрәм һәрбер бала өчен могҗизалы, тылсымлы, теләкләр кабул була торган бәйрәм. Ул көнне дә әкият геройлары: Белмәмеш, Убырлы карчык, Кикимора һәм әлбәттә бәйрәмнең төп геройлары Кыш бабай һәм Кар кызы нәниләрне әкият илендә сәяхәт кылдырды. Балалар җырлап, биеп, шигырь сөйләп рәхәтләнеп күңел ачтылар, үзләренә яңа дуслар таптылар. Бер генә бала да бүләксез калмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев