Бу фотосурәтне редакциягә газета укучыбыз Фәндия Хәертдинова алып килде.
-Бик истәлекле фото, - диде ул. - 1945 елның 9 май көнендә Чалпы МТСында эшләүчеләр барсы бергә җыелып төшкән. Җиңү көнен алар әнә шулай үзләренчә тарихка кертеп калдырырга булган. Ул чакта бу хатын-кызлар һәм ир-егетләр тракторларда, комбайннарда иген иккәннәр. Алар арасында...
Бу фотосурәтне редакциягә газета укучыбыз Фәндия Хәертдинова алып килде.
-Бик истәлекле фото, - диде ул. - 1945 елның 9 май көнендә Чалпы МТСында эшләүчеләр барсы бергә җыелып төшкән. Җиңү көнен алар әнә шулай үзләренчә тарихка кертеп калдырырга булган. Ул чакта бу хатын-кызлар һәм ир-егетләр тракторларда, комбайннарда иген иккәннәр. Алар арасында минем бианам Саҗидә дә (4нче рәттә, сулдан беренче) бар. Ә үсмерләр аларның ярдәмчеләре, прицепщиклар булган. Бәлки кемнәрдер үзләрен танып алыр?!
Нет комментариев