"Маяк"ны юлдаш итеп
Язылу чоры Газетабыз укучылары арасында өлкән яшьтәгеләр шактый. Алар гомерләре буе "Маяк"ны юлдаш итеп, тормышларын аннан башка күз алдына да китермиләр. -Ел саен язылам. Ничек язылмыйсың! "Маяк" район хәлләрен белеп тору өчен бик кирәк. Башыннан ахырына кадәр укып чыгам, - ди сигезенче дистәсен түгәрәкләп килүче Саймә апа Гыйльфанова (рәсемдә -...
Язылу чоры
Газетабыз укучылары арасында өлкән яшьтәгеләр шактый. Алар гомерләре буе "Маяк"ны юлдаш итеп, тормышларын аннан башка күз алдына да китермиләр.
-Ел саен язылам. Ничек язылмыйсың! "Маяк" район хәлләрен белеп тору өчен бик кирәк. Башыннан ахырына кадәр укып чыгам, - ди сигезенче дистәсен түгәрәкләп килүче Саймә апа Гыйльфанова (рәсемдә - уртада).
Газетаның яшьтәше Халисә апа Садриеваның (сулда) соңгы елларда күзләре начарланган, укый алмый, әмма менә шулай күршеләр белән бергәләп, ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булып тора.
-Газета елдан-ел матурлана, эчтәлеге байый. Бик күп мәгълүмат алып була, - ди Флера Хөсәенова (уңда) "Маяк" турында.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезнең җылы сүзләр безнең - редакция хезмәткәрләренең күңеленә сары май булып ята. Бу - газетабызны тагын да тирәнрәк эчтәлекле, кызыклы итеп чыгаруга этәргеч бирә.
Сездән район басмасы буенча тәкъдимнәр, киңәшләр көтеп калабыз.
"Маяк" газетасы апа-абыйларны, әби-бабайларны Өлкәннәр көне белән ихлас тәбрикли һәм иң изге теләкләрен юллый.
Алга таба да газетабызга язылырсыз, безнең актив укучыларыбыз булырсыз дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев