Бүген иртәдән үк редакциябез шаулап-гөрләп торды. Райондашларыбыз үзебезнең районда чыгып килүче "Маяк" газетасына редакциягә килеп язылды. -Әлегә кадәр район газетасына языла алмый йөри идем, Әбүнәче көне үткәрүегез турында укыгач, бик сөендем, - дип килеп керде Мәнәвездән Елена Андреева. Аның кебек әле язылырга өлгерми йөрүчеләр әле бар икән. Без аларны газетага...
Бүген иртәдән үк редакциябез шаулап-гөрләп торды. Райондашларыбыз үзебезнең районда чыгып килүче "Маяк" газетасына редакциягә килеп язылды.
-Әлегә кадәр район газетасына языла алмый йөри идем, Әбүнәче көне үткәрүегез турында укыгач, бик сөендем, - дип килеп керде Мәнәвездән Елена Андреева.
Аның кебек әле язылырга өлгерми йөрүчеләр әле бар икән. Без аларны газетага да яздырдык, музеебызны күрсәттек, җыр-моң астында бергәләп тәмләп чәй дә эчтек. Көн салкын дип тормаган, районыбыз авылларыннан да килгән, шәһәрдә яшәүче әбүнәчеләребез бик күңелләре булып, кунакчыллыгыбз өчен рәхмәтләр әйтеп киттеләр.
Лиза Нурлыева


Нет комментариев