Марсель Шәйдуллин Азнакайда яшәүче өлкәннәрне бәйрәм белән котлады
Хөрмәтле өлкәннәр,сугыш һәм хезмәт ветераннары,кадерле якташлар! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы һәм ихлас котлауларымны җиткерәм! Календарьда үз урынын алган әлеге бәйрәм аша без әби-бабаларыбызга, тыйнак һәм фидакарь хезмәт ияләренә ихтирам һәм рәхмәтләребезне белдерәбез. Сезнең буын кешеләре Ватаныбыз хакына бөек эшләр, игелекле гамәлләр башкарган, сугыш афәтләрен, ачлык-ялангачлык елларын үз...
Хөрмәтле өлкәннәр,сугыш һәм хезмәт ветераннары,кадерле якташлар!
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы һәм ихлас котлауларымны җиткерәм! Календарьда үз урынын алган әлеге бәйрәм аша без әби-бабаларыбызга, тыйнак һәм фидакарь хезмәт ияләренә ихтирам һәм рәхмәтләребезне белдерәбез.
Сезнең буын кешеләре Ватаныбыз хакына бөек эшләр, игелекле гамәлләр башкарган, сугыш афәтләрен, ачлык-ялангачлык елларын үз башыннан күп кичергән. Шуңа күрә дә күңелләребез сезгә карата иң тирән хөрмәт хисләре белән тулы, сезнең алда мәңге бурычлыбыз. Бүгенге тормышыбызның муллыгында, дөньяларның имин булуында сезнең өлешегез әйтеп бетергесез зур, үз заманында армый-талмый, җиң сызганып эшләп илебезне күтәргәнсез, төзегәнсез, сезнең батырлыгыгыз яшьләребез, ул-кызларыгыз өчен чын үрнәк, тормыш мәктәбе ул.
Вакыт тиз уза. Тормыш тәгәрмәче әйләнә, мәшәкатьләр һәм кичектергесез эшләр арта тора. Әмма үз вакытында безнең өчен барысын да эшләгән, бүгенге көндә безнең ярдәмгә мохтаҗ булган әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз турында даими кайгырту һәрберебезнең изге бурычы булып кала.
Без бүген миһербанлык һәм мәрхәмәтлелек хакында еш уйланабыз, күркәм ниятләр белән яшибез. Бу мәңгелек кыйммәтләр кешеләрдә ышаныч һәм өмет уята, рухи яңарышка хезмәт итә. Балаларыгызда һәм оныкларыгызда шушы кыйммәтләрне тәрбияләүдә сезнең хезмәтегез искиткеч зур, сәламәт җәмгыять төзүдә, яшьләрдә хезмәт сөючәнлек, Ватанга тугрылык, җаваплылык кебек сыйфатлар булдырудагы матур эш-омтылышларыгызга ихлас күңелдән олы рәхмәт!
Кадерле ветераннар! Күпьеллык тырыш хезмәтегез, түзем һәм зирәк булуыгыз, тормыштан мәгънә табып яшәвегез өчен барлык азнакайлылар исеменнән сезгә зур рәхмәтемне җиткерәм. Шушы нурлы көндә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, җан тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телим.
Марсель ШӘЙДУЛЛИН,
Азнакай муниципаль район башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев