Өлкән яшьтәге азнакайлылар көнкүрештә куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәнәләр
Яшь барган саен хәтер начарлана, күзләр ачык күрми, колаклар анык ишетми башлый. Еш кына газга чәй яки аш куеп, бу хакта онытып, өйдән озакка чыгып киткән чаклар була. Кыскасы, бәхетсезлек аяк астында гына. "Өлкән яшьтәгеләр өчен куркынычсызлык мәктәбе" программасын тормышка ашыру максатларында "Өмет" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә хезмәт алучылар өчен көнкүрештә...
Яшь барган саен хәтер начарлана, күзләр ачык күрми, колаклар анык ишетми башлый. Еш кына газга чәй яки аш куеп, бу хакта онытып, өйдән озакка чыгып киткән чаклар була. Кыскасы, бәхетсезлек аяк астында гына. "Өлкән яшьтәгеләр өчен куркынычсызлык мәктәбе" программасын тормышка ашыру максатларында "Өмет" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә хезмәт алучылар өчен көнкүрештә электр җиһазларыннан куллану кагыйдәләренә багышланган занятие узды. Белгеч Рузилә Шакирова өлкәннәргә әлеге кагыйдәләрне җентекләп төшендерде. Аннан соң тест биремнәрен чиштеләр. Җаваплар буенча фикер алышу да белемнәрне тагын да баетырга ярдәм итте. Соңыннан бу темага багышланган видеофильм күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев