Котыру чире белән хәл торышы Азнакайда да имин түгел
Шулай инде ул тормыш, әле кайчан гына кеше төлкене аулый иде, хәзер урман хәйләкәрләре безнең үзебезне корбаны итәргә күп сорамый. Туннары да үзләренә булсын, югыйсә, безгә генә якын килмәсеннәр дә бит... Әле шушы араларда гына республиканы шаулаткан вакыйга: хуҗасын үгезе сөзеп үтерү фаҗигасенең дә төп сәбәпчесе менә шушы котырган төлке....
Шулай инде ул тормыш, әле кайчан гына кеше төлкене аулый иде, хәзер урман хәйләкәрләре безнең үзебезне корбаны итәргә күп сорамый. Туннары да үзләренә булсын, югыйсә, безгә генә якын килмәсеннәр дә бит...
Әле шушы араларда гына республиканы шаулаткан вакыйга: хуҗасын үгезе сөзеп үтерү фаҗигасенең дә төп сәбәпчесе менә шушы котырган төлке. Башта ул этне тешләгән, ә тегесе - үгезне, котырган мал хуҗасына ташланган... Алла сакласын, дияргә генә кала.
Табиб-эпидемиолог Әхмәт Нургалиев котыру чире белән хәл торышының безнең районда да имин булмавын әйтә. Быел Чемодур, Илбәк, Чалпы, Баланлы Бүләк, Әсәй, Урсай, Чәкән авыл җирлекләрендә, Актүбә бистәсендә терлекләрнең авыру очраклары теркәлгән. Эт-песиләр тешләүдән, авыру җанварлардан 185 кеше зыян күргән.
-Котыру авыруының төп чыганагы әлеге дә шул төлкеләр, - ди табиб. - Алар кешедән курыкмый башлый, торак пунктларына килеп, ихатадагы терлек, җанварларга ташланалар, бу исә турыдан-туры кеше сәламәтлегенә яный. Зарарланган хайваннарның тешләве, селәгәе аша кешегә дә зыян салына. Бу төр авыруны дәвалау чарасы әлегә табылмаган, шуңа күрә профилактика, аннан саклану иң мөһиме булып тора.
Тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев