Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын азнакайлылар зур эшләр башкарып, югары дәрәҗәдә әзерләнеп, дәртләнеп, дулкынланып каршы алды.
Шәһәребезнең зәвык белән бизәлүе, көязләнүенә ул көннәрдә районга килгән кунаклар, сагынып кайткан якташларыбыз да соклануларын яшермәделәр. Әйе, быелгы юбилей яңа төсмерләргә бай булды шул: Җиңү паркы төзелде, авылларда һәйкәлләр, Азнакай үзәгендәге Мәңгелек ут...
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын азнакайлылар зур эшләр башкарып, югары дәрәҗәдә әзерләнеп, дәртләнеп, дулкынланып каршы алды.
Шәһәребезнең зәвык белән бизәлүе, көязләнүенә ул көннәрдә районга килгән кунаклар, сагынып кайткан якташларыбыз да соклануларын яшермәделәр. Әйе, быелгы юбилей яңа төсмерләргә бай булды шул: Җиңү паркы төзелде, авылларда һәйкәлләр, Азнакай үзәгендәге Мәңгелек ут мемориаль комплексы яңартылды, анда яу кырында һәлак булган батырларыбыз, Җиңү яулап кайткан якташлар исемнәре уелды, тыл фидакарьләре, сугыш чоры балаларына һәйкәлләр куелды. Архив документларын барлап, тарихи эзләнүләр үткәреп, шул чор кешеләренең истәлекләрен яңартып, сугышка районыбыздан 16221 кеше киткәнлеге ачыкланды. Шул рәвешле, 4 меңнән артык азнакайлының исемнәре кабаттан яңартылып, мәңгеләштерелде. Бу күләмле һәм изге эш район башлыгы инициативасы белән ике ел элек башланып, анда халык үзе дә зур активлык күрсәтте. Җиңү көне якынлашканда район буйлап Җиңү уты эстафетасы старт алды. Менә шушы күтәренке рух, яхшы кәеф азнакайлыларны язгы чәчүгә дә республикада беренчеләрдән булып керешүгә этәрде.
Дәһшәтле сугыш зур югалтулар, ачлык-ялангачлык, ачы язмышлар, тиңдәшсез батырлыклар һәм тагын әллә никадәр сынаулар белән сынаган. Әмма безнең хәзерге өлкән буынны берничек тә сындыра, сыгылдыра гына алмаган. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткән 9 май көнендәге, өлкәннәр әйткәнчә, ишеп яуган "кара" яңгыр астында сафларда атлаганда хәтерләрдә ап-ачык булып яңарган бу сынаулар азнакайлыларны тагын да ныграк туплады, илгә Җиңү алып кайткан буын вәкилләренә кадер-хөрмәтне тагын да арттырды. Әнә, сугыштагы фронтлар исемлеге тезелгән хәрби колонналар аша халык Җиңү паркына үтә. Бу минутларда күңелләр алгысый, йөрәкләр дулкынлану кичерә, туктаусыз агылган яңгыр тамчыларына сугыш корбаннары ачысы тудырган күз яшьләре өстәлә...
-Без бүген тарихи мөһим вакыйгага - шәһәребездә Җиңү паркын ачу тантанасына җыелдык, - диде аны ачып район башлыгы Марсель Шәйдуллин. - Ул Татарстаныбыз лидеры Рөстәм Миңнехановның, "Татнефть" җәмгыяте җитәкчеләренең зур ярдәме, районыбыз оешма-предприятиеләренең тырышлыгы белән калыкты. Яу кырында мәңгелеккә ятып калган якташларыбыз истәлегенә төзелгән бу парк барыбыз өчен дә изге урын ул. Шәһит киткәннәр рухына мәдхия булып, бездән соңгы буыннар да аны кадерләп сакласын иде.
Азнакайлылар белән Җиңү тантанасын бәйрәм итәргә Татарстан Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе депутат Таһир Һадиев та килгән иде. Ул үзенең чыгышында Җиңүнең дөньякүләм әһәмиятен билгеләп үтте.
-Табигать тә, күрәсең, безгә Җиңү яулаган буынның нинди зур сынаулар аша үтүен искәртә бүген, - диде ул. - Ирләре сугыштан әйләнеп кайтмаган толларның күз яшьләре дә булып агадыр бу яңгыр. Утны-суны кичкән ветераннарыбыз менә бүген дә үзләренең җиңелмәс буын вәкилләре булуын янә исбатлап, яу кырында ятып калган сугышчан дусларын искә алырга, хәтерләрне яңартырга җыелган.
Сез үткән юл барыбыз өчен дә олы үрнәк.
Ул шулай бәйрәмнең төп кунаклары - ветераннар белән аралашты, аларның хәл-әхвәлләрен сорашты, үзенең, хөкүмәт җитәкчелегенең рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов чыгыш ясап, паркны карап, тәртиптә тотуны яшьләр идарәсе җитәкчесе Илнур Сәгыйтовка йөкләде.
Балалар очырган күгәрченнәр ил-көнгә иминлек теләп Азнакай күген әйләнде.
"Үлемсез полк" илкүләм акциясенә кушылып, илгә Җиңү яулап көрәшкән солдатлар - бабайлары, әтиләре, якыннары фотосурәтләрен зур горурлык белән күтәргән азнакайлылар, хәрби парадны үткәреп, Җиңү мәйданына юл алды. Сугыш чоры машиналарында узган ветераннарны халык алкышлап озатып калды.
Җиңү мәйданының яңартылган мемориаль комплексында тантаналы митинг башланды. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнгы Рәдиф Камалеев азнакайлыларны Җиңүнең 70 еллыгы белән котладылар. Көннең үзәк өзгеч салкын, яңгырлы булуына карамастан, халык һәр чыгышны тын да алмый тыңлады, ул чорның сәхнәләштерелгән вакыйгалары эчендә "йөрде". Бөек Ватан сугышы чагылган бу күренешләр хәтер төпкелләрен актарды...
Лиза Нурлыева
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев