Халыкара кыр көннәрендә азнакайлылар да тәҗрибә уртаклаша
Чәршәмбе көнне Халыкара кыр көннәре башланды. Чараны уздыру урыны итеп Татарстанның сайлануы юкка гына түгел. Чөнки ул авыл хуҗалыгы тармагы үсеше буенча Россиянең иң алдынгы төбәкләренең берсе Һәм биредә азнакайлыларның да зур өлеше бар. Чара барышында "Идел буенда халыкара кыр көннәре" дип атала торган инновацион-технологик күргәзмә дә ачылды. Россия, Германия,...
Чәршәмбе көнне Халыкара кыр көннәре башланды. Чараны уздыру урыны итеп Татарстанның сайлануы юкка гына түгел. Чөнки ул авыл хуҗалыгы тармагы үсеше буенча Россиянең иң алдынгы төбәкләренең берсе Һәм биредә азнакайлыларның да зур өлеше бар. Чара барышында "Идел буенда халыкара кыр көннәре" дип атала торган инновацион-технологик күргәзмә дә ачылды. Россия, Германия, Америка, Франция, Норвегия һәм башка илләрдән килгән агросәнәгать комплексы белгечләре арасында безнең азнакайлылар да бар. Алар үсемлекчелек һәм терлекчелеккә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышуда һәм күргәзмә эшендә катнашалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев