«Татнефть» ААҖ Казахстанның Алматы шәһәрендәге «Атакент» күргәзмә үзәгендә узган XXIII «Нефть һәм Газ KIOGE - 2015» халыкара күргәзмәдә технологияләрен һәм җиһазларын тәкъдим итте.
KIOGE - Казахстанда һәм Каспий буе төбәге илләрендә нефть-газ тематикасы буенча иң эре күргәзмә-конференция. Ел саен ул үз байраклары астына дөньяның 20 иленнән 500гә якын эксперт компанияләрен,...
«Татнефть» ААҖ Казахстанның Алматы шәһәрендәге «Атакент» күргәзмә үзәгендә узган XXIII «Нефть һәм Газ KIOGE - 2015» халыкара күргәзмәдә технологияләрен һәм җиһазларын тәкъдим итте.
KIOGE - Казахстанда һәм Каспий буе төбәге илләрендә нефть-газ тематикасы буенча иң эре күргәзмә-конференция. Ел саен ул үз байраклары астына дөньяның 20 иленнән 500гә якын эксперт компанияләрен, шулай ук нефть сәнәгате, нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм газ тармаклары, нефтьне һәм нефть продуктларын транспортлауның барлык өлкәләреннән фән, производство һәм идарәчелекнең берничә мең вәкилен, экологларны, җәмгыятьнең гуманитар һәм социаль өлкәләре, дәүләт структуралары вәкилләрен җыя.
Чара Казахстан Республикасы Энергетика министрлыгының, «Каз-МунайГаз» Милли Компаниясе» АҖнең, катнашучы илләрнең дипломатик миссияләре һәм Казахстанның Европа бизнесы ассоциациясе рәсми ярдәмендә уза.
Быел «Татнефть» ААҖнең күргәзмә экспозициясе Компаниянең җитештерү объектларында кулланылучы һәм чыганакларның нәтиҗәле эксплуатацияләнүен тәэмин итүче алдынгы технологияләр һәм җиһазлар турында материалларны үз эченә алды.
Экспонатлар арасында «Скважиналар төзү» блогы мөһим урын биләп торды, анда скважиналар төзүнең үзенчәлекләре күрсәтелде һәм ян көпшәләр ую буенча технологияләр, югары үзле нефть чыганакларында скважиналар, горизонталь скважиналар төзү өлкәсендә эшләнмәләр тәкъдим ителде.
Нефть чыгару блогы катламнарны берьюлы - аерым эксплуатацияләү технологияләре һәм штангалы тирәнлек насос җайланмалы скважиналар өчен балансирсыз чылбырлы приводлар турында мәгълүматны үз эченә алды. Чылбырлы приводларны куллану скважина продукциясен өскә чыгарганда энергия чыгымнарын шактый экономияләргә мөмкинлек бирә. Шулай ук динамик йөкләнешләр, металл, транспорт, монтажлау һәм хезмәт күрсәтү чыгымнары кими.
Скважиналарны капиталь ремонтлау һәм катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру буенча эшләнмәләр бүлеге Компания чыганакларында нефть бирүчәнлекне арттыру ысулларын куллану турында мәгълүматларны, шулай ук катламнарны гидроаеру технологияләренең үсеш нәтиҗәләрен үз эченә алган иде.
Нефть һәм нефть продуктларын эшкәртү һәм сату блогы «ТАНЕКО» Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы төзелеше проектының тормышка ашырылу барышын күрсәтте. Бүгенге көндә Комплекс Россиянең нефть эшкәртү тармагында тулы хокуклы катнашучы булып тора һәм көндәшлеккә югары дәрәҗәдә сәләтле, экологик чиста продукция җитештерә.
«Татнефть» ААҖнең күргәзмә үрнәкләренә «ТАНЕКО» АҖ, «П-Д Татнефть Алабуга пыяла җепсел» ҖЧҖ продукциясе, Бөгелмә механика заводында җитештерелүче тутыгуга каршы торучан торбалар, скважиналарны локаль беркетү өчен җиһазлар кертелгән иде.
Күргәзмә кысаларында «Татнефть» Компаниясе «Корпоратив стильне иң яхшы гәүдәләндерү өчен» дипломга һәм кубокка лаек булды.
«Татнефть» ААҖ матбугат хезмәте
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев