Районда халык җыеннары дәвам итә. Шушы көннәрдә ул Әсәй, Урманай, Уразай, Сарлы, Карамалы авылларында узды. Җыеннарның асылы халык белән җитәкчеләр арасында турыдан-туры элемтә булуда. Кешеләр үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәреп кенә калмыйлар, ә аларның чишелеше буенча төпле җавап та алалар. Шул ук вакытта бу җыеннар концерт номерлары белән үрелеп, чын бәйрәм...
Районда халык җыеннары дәвам итә. Шушы көннәрдә ул Әсәй, Урманай, Уразай, Сарлы, Карамалы авылларында узды. Җыеннарның асылы халык белән җитәкчеләр арасында турыдан-туры элемтә булуда.
Кешеләр үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәреп кенә калмыйлар, ә аларның чишелеше буенча төпле җавап та алалар.
Шул ук вакытта бу җыеннар концерт номерлары белән үрелеп, чын бәйрәм төсемерен ала. Хезмәт алдынгыларына, авыл үсешенә лаеклы өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары да тапшырылды.
Нет комментариев