Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Грек-рим көрәше
Лениногорск шәһәрендә Советлар Союзы Герое И.Заварыкин истәлегенә грек-рим көрәше буенча 29 нчы республика турниры узды. С.Ногайбәков житәкчелегендәге команда уңышлы чыгыш ясады. Үз үлчәм берәмлегендә 11 сыйныф укучылары: 8 нче мәктәптән Динар Фазлыев беренче урынга, ә 9 нчы мәктәптән Рәфис Латыйфуллин өченче урынга чыкты. Ярышларда беренче тапкыр гына чыгыш ясауга карамастан,...
Лениногорск шәһәрендә Советлар Союзы Герое И.Заварыкин истәлегенә грек-рим көрәше буенча 29 нчы республика турниры узды.
С.Ногайбәков житәкчелегендәге команда уңышлы чыгыш ясады. Үз үлчәм берәмлегендә 11 сыйныф укучылары: 8 нче мәктәптән Динар Фазлыев беренче урынга, ә 9 нчы мәктәптән Рәфис Латыйфуллин өченче урынга чыкты.
Ярышларда беренче тапкыр гына чыгыш ясауга карамастан, 2 нче мәктәптән Рөстәм Кәлимуллин, 4 нче мәктәптән Ислам Солтанов һәм Дамир Гарипов - дүртенче, Илназ Нуриев - бишенче, гимназиядән Илмас Насыйпов алтынчы урыннарга чыктылар. Ярышларда катнашучыларның күплеген исәпкә алганда, бу бер дә начар күрсәткеч түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев