Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Гадәттән тыш челлә Азнакайда киләсе атнада гына бетәчәк
Гадәттән тыш челлә Азнакайда киләсе атнада гына бетәчәк. 31 градуслык челлә киләсе дүшәмбегә кадәр сакланачак. Җил салмак, көньяктан, секундына 1 метр тизлектә исә. Күкне каплап алган болытлар һәм яшенле яңгыр әлеге кызуда бөркү һава торышы хасил итте. Төнлә терекөмеш баганасы +16 градуска кадәр төшәчәк, әмма бу хәлне берничек тә үзгәртмиячәк....
Р Гидрометеорология үзәге башлыгы сүзләренчә, соңгы елларда республикада уртача еллык температура күтәрелә бара
("Татар-информ", Кристина Иванова, Гөлшат Ганиева). Татарстанда соңгы елларда кышкы һәм җәйге температура күтәрелә бара. Шулай ук куркыныч гидрометеорологик күренешләрнең артуы күзәтелә. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә "ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе"нең гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь белдерде.
"Безнең идарәдә климатның үзгәреше буенча тикшеренүләр алып барыла. Метеорология станцияләреннән мәгълүмат килүгә карап, аларны анализлыйбыз, туплыйбыз һәм күпьеллык күзәтүләргә карап кайбер нәтиҗәләр ясадык, - диде спикер. - Безнең мәгълүматлар буенча күп айларның температурасы һәм уртача еллык температура күтәрелә бара. Өстәвенә, кайвакытта - шактый сизелерлек. Соңгы елларда без кышкы температура белән бергә җәйгесенең дә күтәрелә баруын күрәбез". Ф. Гоголь сүзләренчә, бу мәгълүмат ТР Экология министрлыгына һәм республика җитәкчелегенә җиткерелә.
Куркыныч гидрометеорологик күренешләр республикада гына түгел, бәлки бөтен планета буенча арта, дип ассызыклады Ф. Гоголь. "Җәйге чорда бу күренешләр шактый еш була башлады һәм сизелерлек зыян китерә. Чыннан да, Татарстанда хәзер экстремаль климат", - дип йомгаклады ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев