Хөрмәтле белем мәгарәсе хезмәткәрләре, китапханә эшенә гомерләрен багышлаган ветераннар, әдәбият-сәнгать сөючеләр! Сезнең барчагызны да гомумроссия Китапханәләр көне белән тәбрик итәм! Районыбыз китапханәләрендә киң эрудицияле, эзләнүчән, иҗади, үз эшләренә тугры хезмәткәрләр эшли. Аларда әледән-әле мәдәни чаралар, укучылар конференцияләре, язучылар, күренекле шәхесләр белән очрашулар узып тора. Китапханәләр каршында эшләп килүче музейлар халкыбыз...
Хөрмәтле белем мәгарәсе хезмәткәрләре, китапханә эшенә гомерләрен багышлаган ветераннар, әдәбият-сәнгать сөючеләр!
Сезнең барчагызны да гомумроссия Китапханәләр көне белән тәбрик итәм!
Районыбыз китапханәләрендә киң эрудицияле, эзләнүчән, иҗади, үз эшләренә тугры хезмәткәрләр эшли. Аларда әледән-әле мәдәни чаралар, укучылар конференцияләре, язучылар, күренекле шәхесләр белән очрашулар узып тора. Китапханәләр каршында эшләп килүче музейлар халкыбыз мирасын, гореф-гадәтләрен саклауда зур роль уйный, ә иҗат коллективлары яшь буынны тәрбияләүдә үз өлешен кертә. Китап укучыларның зәвыгын үстерү, мәдәният-сәнгать дөньясы белән таныштырып тору өчен барлык заманча шартлар тудырылган.
Хөрмәтле китапханәчеләр! Сезгә киләчәктә дә эшегездә уңышлар, гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек телим!
Марсель Шәйдуллин, район башлыгы вазифаларын башкаручы
Нет комментариев