Бәйрәмгә көтәбез!
9 майда Җиңү мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгына багышланган тантана уза. 8 сәгать 45 минутта Балалар иҗаты үзәгеннән Җиңү мәйданына таба шәһәр оешма-предприятиеләре алдынгылары колонналары узачак. 9. 00 сәгатьтә Җиңү мәйданында театральләшкән пролог белән митинг башланачак. Бәйрәм парады, балалар сәнгать коллективлары чыгышы булачак. 8. 00 сәгатьтә «Кара лалә»...
9 майда Җиңү мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгына багышланган тантана уза.
8 сәгать 45 минутта Балалар иҗаты үзәгеннән Җиңү мәйданына таба шәһәр оешма-предприятиеләре алдынгылары колонналары узачак. 9. 00 сәгатьтә Җиңү мәйданында театральләшкән пролог белән митинг башланачак. Бәйрәм парады, балалар сәнгать коллективлары чыгышы булачак.
8. 00 сәгатьтә «Кара лалә» һәйкәле янында ветераннар өчен солдат кыр кухнясы оештырыла. Ветераннарны солдат боткасы һәм чәй көтә.
Бәйрәмнең кичке өлеше 19.30 сәгатьтә Татарстан мәйданында (Балалар иҗаты үзәге каршында) үзешчән сәнгать осталары чыгышы белән дәвам итәчәк.
22.00 сәгатьтә - бәйрәм салюты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев