Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Буран һәм көчле җил бүген кичке 6дан иртәгә кичке 6га кадәр сакланачак.

(Казан, 8 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышы бозылачагы турында кисәтә. Бүген кичке 6дан иртәгә, 9 гыйнвар, кичке 6га кадәр республикада буран һәм төньяк-көнбатыштан секундына 17 метрга кадәр көчле җил көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә хәрәкәт иткәндә бик сак булырга, ерак араларга...

(Казан, 8 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышы бозылачагы турында кисәтә.

Бүген кичке 6дан иртәгә, 9 гыйнвар, кичке 6га кадәр республикада буран һәм төньяк-көнбатыштан секундына 17 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә хәрәкәт иткәндә бик сак булырга, ерак араларга чыгудан тыелып торырга киңәш итә.

Һава шартлары бозылганда, җәяүлеләргә урамда булганда, реклама такталарыннан, агачлардан һәм электр линияләреннән ераграк торырга киңәш ителә. Түбәләре, кәрнизләре, витриналары начар торган бина һәм йортлар янына сыенмаска, имгәнүләрдән саклану өчен йорт, бина подъездларына яки подвалларга кереп тору сорала.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/08/155648/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев