Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Азнакайда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында яңа мәдәни үзәк ачыла

Азнакайның көнчыгыш микрорайоны үзе бер шәһәрчеккә әверелеп бара. Соңгы елларда ул күзгә күренеп үсте, зурайды. Биредә заманча мәктәп, балалар бакчасы, мәчет, сәүдә үзәкләре, Яшьләр паркы, берсеннән-берсе зәвыклырак торак йортлар калыкты. 28 декабрьдә исә тагын бер мөһим социаль объект - яңа мәдәни үзәк сафка басты. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры...

Азнакайның көнчыгыш микрорайоны үзе бер шәһәрчеккә әверелеп бара. Соңгы елларда ул күзгә күренеп үсте, зурайды. Биредә заманча мәктәп, балалар бакчасы, мәчет, сәүдә үзәкләре, Яшьләр паркы, берсеннән-берсе зәвыклырак торак йортлар калыкты. 28 декабрьдә исә тагын бер мөһим социаль объект - яңа мәдәни үзәк сафка басты.

Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы вәкиле катнашачак.

Район 2014 елда кече шәһәрләрдә күп функцияле мәдәни үзәкләр төзелеше буенча Россия күләмендәге конкурста катнашып, 100 млн сумлык грант откан иде. Шушы акчага төзелеш эшләре былтыр октябрьдә башланды. Һәм менә бер ел эчендә 1317 кв. метр мәйданда 120 урынлык эстрадалы кино, күргәзмә-бию заллары, иҗади остаханәләре, түгәрәкләр өчен кабинетлары булган ике катлы мәһәбәт бина калыкты.

Микрорайонда төзелешнең тынып торганы юк. Күп фатирлы торак йортлар янында шәхси сектор да күтәрелеп килә. Бүгенге көндә үк инде биредә 8 меңгә якын кеше яши, аларның күпчелеген яшьләр тәшкил итә. Шуңа күрә мәдәни үзәк һәркем өчен көтеп алынган зур бүләк.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Азнакайда ТР Премьерминистры Илдар Халиков катнашында яңа мәдәни үзәк ачыла