Без спортны сайладык
Карамалы урта мәктәбендә "Начар гадәтләргә каршы мин спортны сайлап алам" илкүләм акция кысаларында чара уздырылды. Физик тәрбия бирү укытучысы Айдар Усманов начар гадәтләр турында чыгыш ясады. Аларның киләчәк тормышка, сәламәтлеккә китергән зыяны турында саннар белән мисаллар китерде. Саннар уйландырырлык иде. Безнең халыкта:"Чир китә, гадәт кала", дигән әйтем бар - сак...
Карамалы урта мәктәбендә "Начар гадәтләргә каршы мин спортны сайлап алам" илкүләм акция кысаларында чара уздырылды.
Физик тәрбия бирү укытучысы Айдар Усманов начар гадәтләр турында чыгыш ясады. Аларның киләчәк тормышка, сәламәтлеккә китергән зыяны турында саннар белән мисаллар китерде. Саннар уйландырырлык иде. Безнең халыкта:"Чир китә, гадәт кала", дигән әйтем бар - сак булуың хәерле. Шунлыктан, мәктәптә физик тәрбия бирүгә әhәмият зур. Мәктәп укучылары район күләмендәге спорт ярышларында актив катнаша. Көзге каникулда район буенча уздырылган шахмат ярышларында Карамалы авылы мәктәбе командасы икенче урынны яулады. Искәндәр Фатыйхов икенче, Исламия Фатыйхова өченче урынга чыкты. Район күләмендә оештырылган кул көрәше ярышларында Равил Галләмов, Исламия Фатыйхова 2 нче, 3 нче урынны алды. Мәктәптә көн саен беренче дәрестән соң музыка астында физик зарядка уздырыла. Даими рәвештә "Яшь шахматчы", "Баскетбол" түгәрәкләре эшләп килә, укучылар аларга теләп йөри.
Акция ахырында баскетбол ярышы оештырылды. Укучылар үзләренең физик яктан әзерлекле булуын күрсәтте.
Мәктәптә узган акциядән соң шундый фикер туды: балалар спортны яраталар hәм алар начар гадәтләрне юлдаш итеп алмаслар. Без, ата-аналар, шуны теләп калабыз.
Ф. Исмәгыйлова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев