Батырлар даны мәңгелек
Балалар иҗат үзәгендә Россия тарихы елына багышланган кичә узды. Анда Азнакай 1, 2, 7, 8, 9 нчы мәктәпләренең, гимназиянең, Югары Стәрле, Урсай, Урманай, Сәпәй авыллары мәктәпләренең музей активистлары катнашты. Туган якның тарихи, мәдәни үсешен пропагандалау музейлар эшчәнлегенең төп юнәлеше булып тора. Кичәдә укучылар тарихи эзләнү-тикшеренү эшләрен тәкъдир иттеләр, әдәби-музыкаль композицияләр...
Балалар иҗат үзәгендә Россия тарихы елына багышланган кичә узды.
Анда Азнакай 1, 2, 7, 8, 9 нчы мәктәпләренең, гимназиянең, Югары Стәрле, Урсай, Урманай, Сәпәй авыллары мәктәпләренең музей активистлары катнашты. Туган якның тарихи, мәдәни үсешен пропагандалау музейлар эшчәнлегенең төп юнәлеше булып тора.
Кичәдә укучылар тарихи эзләнү-тикшеренү эшләрен тәкъдир иттеләр, әдәби-музыкаль композицияләр күрсәттеләр, бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев