Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның үз Диснейленды ачылды

Быел шәһәрдә бик күп яңа объектлар төзелде. Парк-скверлар, балалар мәйданчыклары, мәдәният учаклары сафка басты. Чәршәмбе көнне шәһәрдә тагын бер зур вакыйга үтте - балаларны, ата-аналарны шатландырып, Ишкәев исемендәге ял паркы реконструкциядән соң үз капкаларын ачты. Ул - шәһәребез халкына нефтьчеләрнең чираттагы бүләге. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин да, тантанага җыелган халыкны...

Быел шәһәрдә бик күп яңа объектлар төзелде. Парк-скверлар, балалар мәйданчыклары, мәдәният учаклары сафка басты. Чәршәмбе көнне шәһәрдә тагын бер зур вакыйга үтте - балаларны, ата-аналарны шатландырып, Ишкәев исемендәге ял паркы реконструкциядән соң үз капкаларын ачты. Ул - шәһәребез халкына нефтьчеләрнең чираттагы бүләге.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин да, тантанага җыелган халыкны сәламләп, нефтьчеләрнең район үсешенә керткән бихисап өлешен ассызыклап үтте һәм республика, "Татнефть" җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бәйрәмдә катнашучыларга "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Марат Җәләтов та үзенең ихлас теләкләрен җиткерде.
Сәхнәдән әйтелгән җылы теләкләрдән, котлау сүзләреннән соң паркта чын-чынлап бәйрәм рухы хөкем сөрде, балалар өчен кызыклы уеннар оештырылды, мавыктыргыч бәйгеләр узды.
Балачакның могҗизалы дөньясына алып кайткан күңелле җырлар яңгыраган парк бу көнне бәләкәчләрнең чагу тавышларыннан гөрләп торды. Әлбәттә, мавыктыргыч әкият иленә сәяхәт итүдән кем генә канәгать калмасын да, кем генә шатланмасын ди?! Паркка йөздән артык яңа экспонат урнаштырылган. Алар арасында ниндиләре генә юк! Әнә, "Ну, погоди!"дагы Куян да Бүре кырына килеп "утырган"! Читтәрәк крокодил Гена, почтальон Печкин, Винни Пух, Белмәмеш... урын алган.
Ә сабыйларның бу бүләккә шат булуы әллә кайдан күренеп тора.
- Әкият геройлары, аттракционнар аеруча ошады, хәзер Диснейлендка да кызыкмыйм, - ди әнә Динә дә.
- Паркка яңа сулыш өрү - балалар өчен генә түгел, без - өлкән буын өчен дә сөенечле гамәл. Булганны саклап, чисталыкта һәм тәртиптә тотсак иде, - дип сүзгә кушыла сигезенче дистәсен ваклаучы Әминә апа.
Һичшиксез, әлеге ял паркы барыбызның иң яраткан ял итү урыны булыр!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның үз Диснейленды бар