Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыла, талпан кадалудан сакланыгыз

Май аенда табигатьтә ял итәргә теләүчеләр күп. Әмма яллар күңелле һәм хәвефсез узсын өчен берничә гадәти кагыйдәне истән чыгармаска кирәк. Бердән, урманга чыкканда тиешенчә киенү мөһим. Талпаннарны күрү өчен ачык төстәге, беләзек, муенны кысып тора торган озын җиңле киемнәр кияргә, чалбар балакларын оекбаш, итек кунычына тыгып куярга кирәк. Башыгызга кияргә...

Май аенда табигатьтә ял итәргә теләүчеләр күп. Әмма яллар күңелле һәм хәвефсез узсын өчен берничә гадәти кагыйдәне истән чыгармаска кирәк. Бердән, урманга чыкканда тиешенчә киенү мөһим. Талпаннарны күрү өчен ачык төстәге, беләзек, муенны кысып тора торган озын җиңле киемнәр кияргә, чалбар балакларын оекбаш, итек кунычына тыгып куярга кирәк. Башыгызга кияргә дә онытмагыз! Һәрбер 15-20 минут саен үз-үзегезне һәм бер-берегезнең киемнәрен тикшереп торыгыз. Талпан кадалудан саклану өчен чирәм җиргә утырмаска, ял итү максатында чирәмсез, комлы, яки коры нарат урманнарын сайласаң яхшы. Урманнан кайткач та киемнәрне һәм тәнне тагын бер кат талпаннардан тикшереп чыгыгыз. Талпаннарның чәчәк, үлән, эт һәм башка хайваннарга да ияреп кайтуы ихтимал икәнлеген исегездән чыгармагыз. Киемнәрне талпаннарны куркытучы махсус химик чаралар белән эшкәртергә мөмкин. Әгәр талпан кадалган икән, аны медицина учреждениесендә алдырту куркынычсызрак.

Линера Габделхакова, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Талпан кадалудан сакланыгыз