Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яшьләр көне якты буяуларга бай булды

Азнакайда Яшьләр көне якты буяулар фестиваленнән башланып, күңелле уеннар, дәртле җыр-биюләр белән дәвам итте. Төсле порошоклар җил белән киемнәргә, тәннәргә сыланса да, халык шат иде. Уеннар да мондый кыяфәттә күңеллерәк узды сыман. Районыбызда сәләтле, актив яшьләр җитәрлек. Бу көнне аларның иң асылларына бүләкләр тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов...

Азнакайда Яшьләр көне якты буяулар фестиваленнән башланып, күңелле уеннар, дәртле җыр-биюләр белән дәвам итте.

Төсле порошоклар җил белән киемнәргә, тәннәргә сыланса да, халык шат иде. Уеннар да мондый кыяфәттә күңеллерәк узды сыман.

Районыбызда сәләтле, актив яшьләр җитәрлек. Бу көнне аларның иң асылларына бүләкләр тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов үзенең җылы теләкләрен дә юллады.

- Һәр авылда, предприятие-оешмаларда лидерлар билгеләнгән. Азнакай яшьләре бер генә чарадан да читтә калмыйлар, күп кенә акцияләрнең башында торалар, шәһәребез, районыбыз үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр, - ди яшьләр идарәсе җитәкчесе Илнур Сәгыйтов.

Реклама

Бу көнне тантаналы төстә ундүрт яше тулганнар кулларына паспортлар алды.

Бәйрәм «JackieJack!» музыкаль төркеменең концерты һәм дискотека белән тәмамланды.

Зөлфия ХӘМИТОВА, яшь хәбәрче

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшьләр көне якты буяуларга бай булды