Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ярты ай эчендә юл һәлакәтендә өч кеше вафат булган

Район юлларында һәлакәтләрнең артуы зур борчу тудыра. Аларда, нигездә, җәяүлеләр зыян күрә. Мәсәлән, соңгы ике атна ярым вакыт эчендә генә дә дүрт транспорт һәлакәтендә дүрт җәяүле зыян күргән. Аларның өчесе вафат булып, берсе тән җәрәхәтләре алган. 8 ноябрьдә Шәйхетдинов урамы юлында бер җәяүлене бәрдерәләр. Ул алынган җәрәхәтләрдән урында вафат була....

Район юлларында һәлакәтләрнең артуы зур борчу тудыра. Аларда, нигездә, җәяүлеләр зыян күрә. Мәсәлән, соңгы ике атна ярым вакыт эчендә генә дә дүрт транспорт һәлакәтендә дүрт җәяүле зыян күргән. Аларның өчесе вафат булып, берсе тән җәрәхәтләре алган. 8 ноябрьдә Шәйхетдинов урамы юлында бер җәяүлене бәрдерәләр. Ул алынган җәрәхәтләрдән урында вафат була. Җәяүленең үлеме белән тәмамланган икенче юл фаҗигасе 14 ноябрьдә Актүбә бистәсендә була. Шул ук көнне бистәнең Губкин урамындагы юл һәлакәтендә дә җәяүле авыр тән җәрәхәтләре ала. 26 ноябрьдә Акташ-Азнакай юлында юлны аркылы чыгучыны да бәрдерәләр. Ул да урында ук вафат була. Өч очракта да машина йөртүчеләр юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче тизлекне сакламыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ярты ай эчендә юл һәлакәтендә өч кеше вафат булган