Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда унөч территориаль иҗтимагый үзидарә төзелде

"Эх, мин Президент яки шәһәр мэры булсам, менә болайрак эшләр идем", - дип уйланганыгыз бардыр. Барыбызның да торган җирен яхшырак, матуррак итеп күрәсе килә. Бу хакта башта төрле идеялар, фикерләр дә йөри. Әмма аларны кемгә җиткерергә, ничек тормышка ашырырга? Бүгенге көндә әнә шундый уйлар белән янып, җирле үзидарәдә катнашырга теләүче...

"Эх, мин Президент яки шәһәр мэры булсам, менә болайрак эшләр идем", - дип уйланганыгыз бардыр. Барыбызның да торган җирен яхшырак, матуррак итеп күрәсе килә. Бу хакта башта төрле идеялар, фикерләр дә йөри. Әмма аларны кемгә җиткерергә, ничек тормышка ашырырга? Бүгенге көндә әнә шундый уйлар белән янып, җирле үзидарәдә катнашырга теләүче энтузиастлар шактый.

Юкка гына бер баш яхшы, ә ике баш - яхшырак димәгәннәр. Әнә шул идеяларны бергә туплау һәм чынга ашыру, халыкны властька якынайту максатында шәһәребездә территориаль иҗтимагый үзидарәләр (кыскача - ТИҮ) оештырылды.

- Территориаль иҗтимагый үзидарә - ул гражданнарның җирле мәсьәләләрне хәл итүдә катнашуның бер формасы. Без социаль-көнкүреш проблемаларына еш килеп төртеләбез. Аларны ничек чишәргә? ТИҮнең төп асылы - моның оптималь юлларын билгеләү, - ди район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Халиуллин. - Районыбыз территориаль иҗтимагый үзидарәләре гражданнарның барлык файдалы инициативаларын яклаячак, аларны тормышка ашыруга шартлар тудырачак. Бу кешеләргә үзләрен читтән күзәтүче булып түгел, ә яшәгән җирләренең чын хуҗалары итеп тоярга ярдәм итәчәк.

Азнакай шәһәре территориясендә барлыгы 13 ТИҮ төзелгән һәм аларның рәисләре билгеләнгән. ТИҮнең чикләрен һәм адресларын Интернеттан Азнакай муниципаль районы рәсми сайтында түбәндәге веб-адрес буенча белеп була: http//aznakayevo.tatarstan.ru.

Сәйлүн Гомәров, 9 нчы территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе:

- Без эшне рәсми төстә сентябрьдә башлап җибәрдек. Ай уртасында Яңа Юл бистәсендә бәйрәм оештырдык. Анда халык җитәкчеләр алдында үзен борчыган мәсьәләләрне күтәрде. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин 8 урамга юл салыначагын белдергән иде, бүгенге көндә 5 урамга таш түшәлде, алтынчысында эшләр бара. Шулай ук бистә халкы су басымы түбән булудан зарлана. Аны җылылык челтәре предприятиесе киләсе елда хәл итәргә вәгъдә бирде. Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисенә күршеләр арасында чыккан бәхәсләрне дә чишәргә туры килә. Тулаем алганда, безгә үз территориябезне төзекләндерү, яшелләндерү, юлларны карап тоту, спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, төрле ял чаралары оештыру кебек социаль мәсьәләләрне хәл итү йөкләнгән.

Резеда ШӘРИПОВА


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда унөч территориаль иҗтимагый үзидарә төзелде