Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда унберенче модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Бүген Югары Стәрледә модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аны ачу тантанасында "Көчле Татарстан! Бердәм Россия" гомумреспублика патриотик эстафетасы командасы да катнашты. Үзебезнең җирлектәге "Нефтемаш" заводы җитештергән республика программасы буенча төзелгән ФАПларның бу районда унберенчесе. Тагын берсе Әлкәй авылында төзелеп килә. Быел шулай ук районыбыз авылларында 3 фельдшер-акушерлык пунктына ремонт эшләре...

Бүген Югары Стәрледә модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аны ачу тантанасында "Көчле Татарстан! Бердәм Россия" гомумреспублика патриотик эстафетасы командасы да катнашты.

Үзебезнең җирлектәге "Нефтемаш" заводы җитештергән республика программасы буенча төзелгән ФАПларның бу районда унберенчесе. Тагын берсе Әлкәй авылында төзелеп килә. Быел шулай ук районыбыз авылларында 3 фельдшер-акушерлык пунктына ремонт эшләре бара. Үзәк сырхауханәнең паталогоанатом бүлеге дә яңартылды. Сүз уңаеннан, Чалпы авылында заманча ветеринария пункты ачылуын да әйтик. Әлеге объектларны аякка бастыруда нефтьчеләребезнең дә ярдәме зур булды.

Реклама

Соңгы 5 елда Татарстанда медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел звеносы үсешендә уникаль тәҗрибә тупланды. Һәм аның төп нигезе - модульле фельдшер-акушерлык пунктлары җитештерү һәм монтажлау производствосының нәкъ менә безнең Азнакай районында булуы зур горурлык уята. Бүгенге көнгә республиканың 45 районында модуль технологиясе буенча 340 ФАП төзелеп, файдалануга тапшырылды. Ел ахырына тагын 25е сафка басачак. Болардан тыш, 9 модульле дәвалау амбулаториясе, 19 патологоанатом бүлеге эшләнде. Завод җитештергән объектларга илебезнең төрле почмакларында гына түгел, чит төбәкләрдә дә ихтыяҗ зур. Аларның бары тик югары сыйфатлы, куркынычсыз материаллардан, барлык таләп-шартларга туры китереп эшләнүен дә ассызыкларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда унберенче модульле фельдшеракушерлык пункты ачылды