7 март көнне Азнакай үзәк сырхауханәсендә "Тизрәк терел!" социаль акция үтте. Аның инициаторы - Казан Федераль университеты талибәсе, "Кадрлар резервы" республика проектында катнашучы Регина Гыйльманова. Сырхауханәдә дәваланучы балалар янына клоуннар килде һәм алар белән күңелле уеннар, тамаша-бәйгеләр оештырдылар. Акциянең максаты - балаларның күңелен күтәреп, аларга тизрәк савыгуда этәргеч бирү, шатлык...
7 март көнне Азнакай үзәк сырхауханәсендә "Тизрәк терел!" социаль акция үтте.
Аның инициаторы - Казан Федераль университеты талибәсе, "Кадрлар резервы" республика проектында катнашучы Регина Гыйльманова. Сырхауханәдә дәваланучы балалар янына клоуннар килде һәм алар белән күңелле уеннар, тамаша-бәйгеләр оештырдылар. Акциянең максаты - балаларның күңелен күтәреп, аларга тизрәк савыгуда этәргеч бирү, шатлык өстәү, дуслаштыру, таныштыру иде.
Нет комментариев