Узган дүшәмбедә төнлә, мичтән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламау сәбәпле, Яңа Юл бистәсендәге шәхси мунчада янгын чыкты. Нәтиҗәдә мунчага шактый зыян килә. Янгын күзәтчелеге эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре язгы-җәйге ут чыгу куркынычы зур булган чорда аеруча янгынга каршы режим кертелүен исегезгә төшерә. "Кызыл әтәч"тән сак булу өчен йорт-җир, ихаталарны, бакча участокларын...
Узган дүшәмбедә төнлә, мичтән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламау сәбәпле, Яңа Юл бистәсендәге шәхси мунчада янгын чыкты. Нәтиҗәдә мунчага шактый зыян килә. Янгын күзәтчелеге эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре язгы-җәйге ут чыгу куркынычы зур булган чорда аеруча янгынга каршы режим кертелүен исегезгә төшерә. "Кызыл әтәч"тән сак булу өчен йорт-җир, ихаталарны, бакча участокларын тиз янып китүчән коры үлән, чүп-чардан чистартырга, беренчел янгын сүндерү җайланмалары белән җиһазланырга чакыра. Аеруча янгынга каршы режим чорында штрафлар ике тапкырга арта.
Нет комментариев