Азнакайда акция: мохтаҗларга ярдәм күрсәтик!
Халыкара өлкәннәр көненә багышлап үткәрелгән айлык һәм якынлашып килүче Корбан бәйрәме кысаларында, район башкарма комитеты һәм мөхтәсибәт өлкәннәргә ярдәм итү акциясе игълан итте. Әлеге чара барышында мохтаҗлар өчен бәрәңге, кишер һәм башка төр яшелчә җыю оештырыла. - Бүгенге көндә Азнакай муниципаль районында 16 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше гомер итә....
Халыкара өлкәннәр көненә багышлап үткәрелгән айлык һәм якынлашып килүче Корбан бәйрәме кысаларында, район башкарма комитеты һәм мөхтәсибәт өлкәннәргә ярдәм итү акциясе игълан итте.
Әлеге чара барышында мохтаҗлар өчен бәрәңге, кишер һәм башка төр яшелчә җыю оештырыла.
- Бүгенге көндә Азнакай муниципаль районында 16 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше гомер итә. Алар арасында ярдәмгә мохтаҗ булган ялгыз ветераннар да бар, без аларны игътибардан читтә калдырырга тиеш түгел, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев.
- Мөселманнарда матур гадәт бар - җыеп алынган уңыштан алар ел саен зәкәт түли. Әлеге төр сәдака ярдәмгә мохтаҗ булган азнакайлыларны кышка тиешле күләмдә азык-төлек белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Моңа кадәр без ятим балаларга, инвалидларга ярдәм иткән идек инде. Бүген исә яшелчәләрне ялгыз өлкәннәр өчен кабул итәбез, - дип билгеләп үтте имам-мөхтәсиб Әмирҗан Якупов.
Мәрхәмәтлелек акциясендә һәркем катнаша ала. Бакчаларда үстергән яшелчәләрне Мәрҗәни урамы, 41 адресы буенча урнашкан Ак мәчеткә алып килергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев