Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай яшьләре “Алга” кино һәм телевидение фестиваленнән кайтты

Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган дүр йөзгә якын бала Казан янында Боровое Матюшинода очраштылар. Биредә визуаль иҗатка, кино һәм телевидениягә гашыйк затлар өчен оештырылган "Алга" яшьләр хәрәкәтенең 14 нче сменасы узды. "Алга" - ул сәләтләрне ачу өчен платформа. Анда катнашучыларны төркемнәргә бүлеп, видеороликлар төшерергә биремнәр бирделәр. Егетләр-кызлар үзләре сценарий төзеделәр, булачак...

Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган дүр йөзгә якын бала Казан янында Боровое Матюшинода очраштылар. Биредә визуаль иҗатка, кино һәм телевидениягә гашыйк затлар өчен оештырылган "Алга" яшьләр хәрәкәтенең 14 нче сменасы узды.

"Алга" - ул сәләтләрне ачу өчен платформа. Анда катнашучыларны төркемнәргә бүлеп, видеороликлар төшерергә биремнәр бирделәр. Егетләр-кызлар үзләре сценарий төзеделәр, булачак әсәрнең сюжетын сайладылар. Фильм төшерү һәм монтажлау өчен камералар, ноутбуклар, яктылык кайтаргычлар белән бүлешә-бүлешә, көне-төне тир түктеләр. Турыдан-туры кино һәм телевидение белән бәйле һөнәрманнардан - федераль каналларда күренекле проектларны уйлап табучылардан осталыкка өйрәнделәр.

Алар тырышалар, әмма без укучыларыбыздан һәрчак күбрәкне өмет итәбез. Зурраклары видеофильмнарны яхшырак төшерә. Аларның күбесе берничә елдан федераль каналларда эшләр яки кино индустриясенә кереп китәр, - диде "Беренче канал", "Россия 1" каналы өчен документаль фильмнар авторы, "Интерны", "Счастливы вместе" телесераллары монтажы режиссеры Сергей Юханов.

"Алга"га театр һәм кино артистлары да килде. Нәкъ алар белән йомгаклау фильмнары төшерелде. Алгачыларга «Реальные пацаны», «Зайцев+1», «Деффчонки», «Глухарь» проектлары йолдызлары, "Давайте рисовать" балалар программасын алып баручы Сергей Друзьяк, Влад Канопка, Анна Шепелева, Иван Громов, Валентина Лукащук, Илья Иосифов, Наталья Костенева, Игорь Новоселов, Александр Серов-Останкинский ярдәм итте.

«Алга» да көчеңне төрле юнәлешләр буенча сынап карарга мөмкин иде. Фильмнар төшерүдән тыш фестивальдә катнашучылар гильдияләр, төрле берләшмәләргә дә йөрделәр. Мәсәлән,

Реклама

операторлар, театр актерлары гильдияләре, хәтта шәхси үсеш төркемнәре бар иде. Мастер-классларда белемнәр һәм күнекмәләр тагын да ныгыды.

Фестивальдән соң йөрәк "Алга" дип яна. Әлеге сүздә максатчанлык, омтылыш һәм үз-үзеңә зур ышаныч бар.

Зөлфия ХӘМИТОВА

Фото https://vk.com/tataralga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай яшьләре “Алга” кино һәм телевидение фестиваленнән кайтты