Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай сыерлары шәһәр газоннарын яратып ашый

Берсеннән-берсе күзне камаштырган чәчәкләргә сокланып шәһәр урамыннан атлыйм. Ә аларны үстерә беләләр бездә. Әле кайчан гына бу түтәлләрне лалә, нәргизләр бизәгән иде, инде петунияләр, кашкарыйлар, көзге чәчәкләр менә күрәсезме безне, дигәндәй кукыраеп утыра. Чү! Күземә күренәме әллә, шәһәр уртасындагы парк артындагы яшел газонда сыерлар түгелме соң бу? Кулым үзеннән -...

Берсеннән-берсе күзне камаштырган чәчәкләргә сокланып шәһәр урамыннан атлыйм. Ә аларны үстерә беләләр бездә. Әле кайчан гына бу түтәлләрне лалә, нәргизләр бизәгән иде, инде петунияләр, кашкарыйлар, көзге чәчәкләр менә күрәсезме безне, дигәндәй кукыраеп утыра.

Чү! Күземә күренәме әллә, шәһәр уртасындагы парк артындагы яшел газонда сыерлар түгелме соң бу? Кулым үзеннән - үзе букчадагы фотоаппаратны эзли. Инде тамагы туйган күрәсең, берсе инде үләнгә дә чүмәшкән.

Аппарат тавышын искәрдеме, мине төшер, дигәндәй, башын объективка борды. Икенчесе алмагач ботакларына сыдырылып, үләннең тәмлерәк урынын эзләп китте. Болын ерак шул, урам - янәшәдә генә.

Малкайларының әнә шулай кайда йөргәнен дә белмәгән хуҗаларының мәнсезлегенә шаккатасың. Берәүләр тырыша-тырыша чәчәк үстерә, икенчеләре аны малдан таптата. Юньсезлек дими моны ни дисең?


Лиза Нурлыева, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай сыерлары шәһәр газоннарын яратып ашый