Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районының ындыр табакларында укучылар да,ветераннар да эшли

Азнакай районында амбарларда эшне оештыру буенча алдан ук ныклы чара күрелә. Нәни генә арыш, бодай... бөртеге табыннарыбызга икмәк булып килеп утырганчы күпме юллар уза. Баштан күпереп җитешкән җир куенына салына, аннан тулы башаклар булып иген кырында шаулый, комбайн бункерыннан машина әрҗәләренә төялеп, амбарларга кайта... Нинди генә технологияләр кулланып, ничек кенә...

Азнакай районында амбарларда эшне оештыру буенча алдан ук ныклы чара күрелә.

Нәни генә арыш, бодай... бөртеге табыннарыбызга икмәк булып килеп утырганчы күпме юллар уза. Баштан күпереп җитешкән җир куенына салына, аннан тулы башаклар булып иген кырында шаулый, комбайн бункерыннан машина әрҗәләренә төялеп, амбарларга кайта... Нинди генә технологияләр кулланып, ничек кенә тырышып эшләмә, икмәкнең алдагы язмышы нәкъ менә амбарларда эшнең ничек оештырылуына бәйле. Кадрлар кытлыгы чорында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә генә терәлеп калсак, бу мөһим эшне ничек җиңеп чыгар идек икән?

Иң әһәмиятлесе, икмәк язмышы бер генә кешене дә битараф калдырмый. Ветераннар, оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр, шәһәрлеләр, мәктәп укучылары... һәммәсе дәррәү булып үз ярдәмен күрсәтергә ашыга. Сәпәй авылы ындыр табагында без моны үз күзләребез белән күрдек.

Кояш күтәрелеп кенә килүгә дә карамастан, ындыр табагында эш бар куәтенә гөрли иде инде. Сәпәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева да шунда.

- Эш өч сменада оештырылды , - ди ул. - Ындыр табагына иртә белән ветераннарыбыз, укучылар килеп җитә. Әбәттән соң авыл җирлегендә оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр (балалар бакчалары, Мәдәният йорты, авыл Советы һ. б.) килә. Ә инде төнгә таба аларны "Азнакай"АФ" ҖЧҖнең Сәпәй бүлекчәсенең штаттагы хезмәткәрләре алыштыра. Хезмәткә түләү акчалата да, ашлык белән дә бирелә. Авылыбыз халкы -

яшәгән, туган җирләренең чын патриотлары , икмәк язмышы да борчымый калмый аларны.

Көрәк-себерке тотып, җәһәт-җәһәт эшләүче ветераннарны, күз генә тимәсен, егет-кызлардан аерып алмалы да түгел.

- Мондый уттай эш өстендә ничек инде җаның түзеп өйдә ятмак кирәк. Акчасы, матди бүләкләүләрдән бигрәк, үстергән ипекәйләребезне югалтмый-түкми, сыйфатлы итеп урнаштырасы килә, - ди Сәпәй авылы ветераннар советы рәисе Галия Хәева. - Безнең ветераннарыбыз һәр елны урак чорында менә шулай ярдәмгә чыга, мөрәҗәгать иткән бер генә кешенең дә "юк" дип кире какканы юк әле. Нәзирә Солтанова, Зәбирә Хаҗиева, Таһир Хурамшин, Рузалин Нуркаев, Фәнүзә Галимова, Әлфия Миргалиева - тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чыгып, теләсә кайсы эшне башкаралар. Рәхмәттән башка бер сүз юк аларга.

Реклама

- Әз генә җылы сүздән, хөрмәттән дә күңел була, - дип сүзгә кушыла менә инде 15 ел үлчәүдә эшләүче Нәзирә апа Солтанова. - Җәмгыять җитәкчесе Илгиз Мөслимов та, управляющиебыз Илсур Закиров та бик игътибарлылар. Узган елларда районның алдынгыларга бирелә торган сертификатларын да алдык. Быел да бирерләр әле, яхшы эшләсәк. Менә оныгымны да алып килдем. Шәһәр урамнарын таптап йөргәнче эшкә өйрәнеп үссеннәр.

8-9 сыйныфларны тәмамлаган Денис Шубин белән Марат Фәттахов амбарда чын ирләр башкарырдай авыр эшләрне эшләп торалар, Афәрин!

Уттай урак өстендә таякның иң юан башы көн- төн амбардан кайтып кермәгән, менә ничә еллар рәттән шушы җаваплы эшне башкаручы амбар мөдире Әнисә Хәбибуллинага төшә, әлбәттә.

- Бездә бит югары җитештерүчән, югалтуларсыз эшли торган өр-яңа комбайннар эшләп тора. Ватылу, туктап тору юк. Шуңа да кайчагында көненә 54 әр машина белән олау кайта, - ди үзе дә уттай янып торган Әнисә ханым. - 17 мең тоннадан артык көзге бодай, арпа, яңа техник культура "рыжик" кайтты. Чистартып, җилгәреп, әлегә элеваторга җибәрәбез. Икмәкнең сыйфаты бик яхшы.

Юкка гына безнең авылда республикакүләм чаралар, семинарлар узып тормый ла ул. Тракторчы Сергей Григорьев, машинистлар Илгиз Фәттахов, Рузалин Нуркаев, Венера Хөсәенова, Ләйсән Газизова, Әлфия Миргалиева, ветераннарыбыз, авылдашларыбыз ярдәме белән бергә-бергә игенчеләребез үстергән сыйфатлы ашлыкны югалтусыз эшкәртеп урнаштыра торабыз. Безнең төп бурыч әнә шул.

... Ындыр табагы умарта күчедәй гөрли. Чистарталар, җилгәрәләр, бушаталар, төйиләр, себерәләр... Техника гөрелтесенә чыңлап көлгән авазлар кушыла. Шатлык-сөенеч авазы... Ачлыгын-ялангачлыгын үз җилкәсендә татыган ветераннар гына мул икмәк уңышына шулай сөенә, куана аладыр ул.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районының ындыр табакларында укучылар да,ветераннар да эшли