Үз алдына ачык максат куеп, гомере буе аңа тугры калган кешеләр бар. Луиза Морадымова да әнә шундыйлардан. Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаган яшь белгеч туып-үскән шәһәре Азнакайга кайтып, гомерен яшь буынның сәламәтлеген ныгытуга багышлый һәм менә инде 24 ел шушы изге дә, җаваплы да, тынгысыз да хезмәттә.
Беренче көннән үк...
Үз алдына ачык максат куеп, гомере буе аңа тугры калган кешеләр бар. Луиза Морадымова да әнә шундыйлардан. Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаган яшь белгеч туып-үскән шәһәре Азнакайга кайтып, гомерен яшь буынның сәламәтлеген ныгытуга багышлый һәм менә инде 24 ел шушы изге дә, җаваплы да, тынгысыз да хезмәттә.
Беренче көннән үк аны шәһәрнең иң авыр участогына - шәхси секторга балалар табибы итеп билгелиләр. Шушы дәвер эчендә никадәр сабыйга медицина ярдәме күрсәткән, яшь әти-әниләргә төпле киңәшләр биргән, гомерләрне саклап калган ул!
- Участогымда 15 ел балалар үлеме очрагының булганы юк, иң сөенече шул, - ди табиб.
Гайре тыйнак кеше буларак, ул монда үзенең зур тырышлыгы ятуын әйтми, әлбәттә. Кайчандыр балам да аның күзәтүендә булган ана буларак, мин аның һәр сабыйга бар күңелен бирүен, аны тәмам савыгып бетмичә торып үз күзәтүеннән ташламавын бик яхшы беләм. Хәзер инде бу сабыйлар үзләре әти-әни булып, нарасыйларын аның янына йөртә. Даими белемен күтәрү өстендә эшләгән, заманча дәвалау чаралары белән танышып торган, бай тәҗрибәле шәфкать иясенә ышанычлары зурдан, авыру баланың аның ярдәме белән бик тиздән аякка басачагына берсенең дә шиге юк.
Азнакай балалар поликлиникасы табибы Луиза Морадымованың исеме районда гына түгел, республикада билгеле. Инде менә 10 елдан артык ул массакүләм мәгълүмат чаралары аша киңкырлы профилактик эшчәнлек алып бара. Шулай итеп, табиб һәм журналист һөнәрен берләштереп, максатына тугры атлый.
-"ТВ-Доктор" проектының 2003 елның гыйнварындагы беренче тапшыруын әле дә хәтерлим, хәзрәтнең иман сүзе белән башлап җибәргән идек, изге нияттән булгангадыр, проект гомерле булды, аның белән илкүләм бәйгедә призлы урын яуладык, иң яхшы эш тәҗрибәләре китапханәсенә кертелеп, Россия күләмендә өйрәнелде, үрнәк итеп куелды, - ди әңгәмәдәшем.
Теле, радиотапшырулар белән беррәттән, "Маяк" газетасында да сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган, авырулар турында кисәткән язмалары әледән-әле дөнья күреп килә. "Тәмәкесез тормыш" муниципаль программасының инициаторы, төзүчесе дә ул. Әлеге программа республика грантына да ия булды. Әле менә мәгариф идарәсе белән берлектә янә бер уртак проект әзерләү идеясе белән янып йөри.
Луиза Морадымованың Мактау грамоталары, Дипломнарына бу көннәрдә янә берсе өстәлде: ул "Ак чәчәкләр" республика бәйгесендә "Беренчел звеноның иң яхшы табибы" номинациясендә җиңү яулады. Казанның Пирамида үзәгендә Мәскәүдән дә килгән мәртәбәле кунаклар катнашында үткән бу чарада аның адресына бик күп мактау, хөрмәтләү сүзләре әйтелде, компьютер планшеты бүләк ителде.
Участогында йөзләгән сабыйга медицина ярдәме күрсәтергә, бер үк вакытта профилактик эшчәнлек алып барырга, тапшыру-язмалар әзерләргә дә каян вакыт, көч таба, дип аптырарсың да. Хәер, әнә шулай тынгы белмәс җан булмасаң, мондый мәртәбәле бәйгеләрдә җиңү яулап булмыйдыр ул. Ихластан, изге күңелдән башкарылган эш барыбер үз бәясен ала.
Лиза Нурлыева
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев