Районыбызда терлекчеләр һәм сабанчылар ярышын уздыру матур традициягә әйләнде. Менә быел да ап-ак халатларын кигән, шат йөзле терлекче ханым һәм туташлар "Азнакай"АФ" ҖЧҖнең Банки Сукаеш җәйләвенә сыер савучылар һәм көтү тулыландыру технологлары бәйгесенә җыйналдылар.
Бу ярышлар безнең өчен көч сынашу гына түгел. Зур бәйрәмебез, Сабан туе ул. Бер-беребезне сагынышып бетәбез....
Районыбызда терлекчеләр һәм сабанчылар ярышын уздыру матур традициягә әйләнде. Менә быел да ап-ак халатларын кигән, шат йөзле терлекче ханым һәм туташлар "Азнакай"АФ" ҖЧҖнең Банки Сукаеш җәйләвенә сыер савучылар һәм көтү тулыландыру технологлары бәйгесенә җыйналдылар.
Бу ярышлар безнең өчен көч сынашу гына түгел. Зур бәйрәмебез, Сабан туе ул. Бер-беребезне сагынышып бетәбез. Рәхәтләнеп сөйләшәбез, күңел ачабыз, тәҗрибә уртаклашабыз. Азнакайда хезмәт кешесенең эшен күрә беләләр, хөрмәт тоеп яшибез. Стимул булгач, тырышып эшлибез, - ди "Мөстәкыймов ис." хуҗалыгыннан сыер савучы Мәрьям Миннеголова.
Бәйгене муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде. Ул районыбыз авыл хуҗалыкларында соңгы елларда ирешелгән матур күрсәткечләр белән сөендерде. 2012 елдан башлап мөгезле эре терлекләр 5 мең башка артты. Терлекчелек продукциясе җитештерү буенча азнакайлылар Республика буенча беренче унлыкта бара. Ирешкән уңышларыбызда районның киләчәге өчен битараф булмаган, хезмәт сөйчән халыкның фидакарьлеге, тырышлыгы ята. Район башлыгы җирлегебез уңышлары һәм муллыгында зур өлеш керткән терлекчеләребезгә олы рәхмәтен белдерде.
Узган елда җиңү яулаган Галина Мелихова (сыер савучы) һәм Илсөя Хөсәенова (көтүне тулыландыру технологы) бәйге әләмен күтәргәннән соң, ярышларга старт бирелде. Бәйгедә сыер савучылар һәм көтүне тулыландыру технологлары теория һәм практикада көч сынаштылар. Ярышлар киеренке шартларда барды. Жюри бәйгедә катнашучыларның һәммәсен энә күзлегеннән үткәрде. Сыер савучылар арасыннан "Азнакай" АФ" ҖЧҖнең Сукаеш бүлекчәсе сыер савучысы Розалия Рахманова - беренче, шул ук хуҗалыкның Тымытык бүлекчәсеннән Ләйлә Әсхәбиева һәм "Чатыр тау" ҖЧҖдән Альвера Әхтәмова икенче урынга чыкты. "Кәлимуллин И. Ә." шәхси хуҗалыгыннан Гүзәл Лотфуллина, "Чалпы" ҖЧҖдән Шәфыйга Шәрифуллина, "Марс" ҖЧҖдән Рәмзия Мостафина өченче урыннарны бүлештеләр; көтүне тулыландыру технологлары арасында исә "Марс" хуҗалыгыннан Филизә Арсланова - беренче, "Азнакай" АФ" ҖЧҖ нең Сукаеш бүлекчәсеннән Илгизә Хәсәншина белән "Союз Агро" ҖЧҖнең Карамалы бүлекчәсеннән Люция Мирзасалихова - икенче, "Кәлимуллин" КФХдан Флүзә Фәррахова, "Тукай"дан Рәмзия Гайсина, "Шәвәлиев" КФХдан Илсөя Хөсәенова өченче урыннарны бүлештеләр. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов җиңүчеләрнең һәммәсенә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Ярышта яшьләр, мәктәп укучылары да катнашты. Хезмәткә өйрәнеп үскәч, алар бәлки киләчәктә өлкән терлекчеләрнең лаеклы алмашы булырлар дигән ышаныч бар. Аларга да олы рәхмәт сүзләре белән бергә махсус призлар тапшырылды. Яшьләр арасында исә "Габидуллина" КФХдан Лилия Миннеханова, "Тукай" җәмгыятеннән Лениза Ихсанова, "Союз агро" ҖЧҖдән Илмира Мөхәммәтова призлы урыннарны алды.
Районыбыз артистлары дәртле җырлары, күңелле уенары белән ярышка бәйрәм рухы өстәде. Әләмне төшерү хокукы беренче урынны алган терлекчеләр Розалия Рахманова һәм Филизә Арслановага бирелде.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев