Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яшәүче хатын-кыз мошенникларга 700 мең сум кредит алып биргән

Узган атнада 1977 елгы азнакайлы, мошенникларга ышанып, 700 мең сумга кредит рәсмиләштерә

Тикшерү барышында ачыкланганча, аңа таныш булмаган берәү шалтыратып, кемнеңдер кредит рәсмиләштерергә теләвен әйтә. Акчаларны “саклап калу” өчен, аны банктан алырга һәм икенче счетка салырга кирәк була. Каза күрүче банкка бара һәм үз исеменә 700 мең сум кредит ала. Аферистлар кушуы буенча азнакайлы 16 мең сумга андроид системалы телефон да сатып ала.

Линиянең икенче ягындагы кешенең кушуы буенча ул телефонына банк кушымтасы “урнаштыра” һәм алар әйткән номерга картасын “беркетә”. Банктан кредит рәсмиләштереп алган акчаларның 658 мең сумын ул кибетләрнең берсендә урнашкан банкомат аша мошенниклар әйткән номерга сала. Калган 42 мең сумны да бәлки җибәреп бетергән булыр иде, бөгәрләнгән акчаны банкомат кабул гына итми.

Аны-моны уйлап, аңына килгәндә инде аның “кулында” кредит һәм яңа телефон гына торып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев