Кесә телефоныннан таныш түгел номер шалтыраткач: "Кем икән бу?" дип аласы иттем. Бик тә җитди тавыш белән:
- Алло, ишетәсезме? Следователь шалтырата сезгә. Сезнең улыгыз юл һәлакәте ясады...
- Ничек? Кайчан? Кайда? - дидем мин соң дәрәҗәдә куркып.
- Сезнең улыгызның гаебе белән бер кызның бик көчле баш мие селкенде....
Кесә телефоныннан таныш түгел номер шалтыраткач: "Кем икән бу?" дип аласы иттем. Бик тә җитди тавыш белән:
- Алло, ишетәсезме? Следователь шалтырата сезгә. Сезнең улыгыз юл һәлакәте ясады...
- Ничек? Кайчан? Кайда? - дидем мин соң дәрәҗәдә куркып.
- Сезнең улыгызның гаебе белән бер кызның бик көчле баш мие селкенде. Хәзерге вакытта бик авыр хәлдә сырхауханәдә ята.
- Юк, ышанмыйм, - дидем мин. - Үзен бирегез телефонга!
- Әни, таныйсыңмы, бу мин, улың бит. Мин бик зур авария ясадым, - диде русчалатып өзек-өзек тавыш.
Каушаудандыр инде, ул тавыш гел дә үземнең улымның тавышы сыман.
- Нигә русча сөйлисең, улым?
Ул арада аның сүзен бүлдереп тикшерүче үзе сөйләп китә:
- Мин аңа татарча сөйләшергә рөхсәт бирмим. Без аңламыйбыз.
Телефоннан тагын улым сымак тавыш дәвам итә:
- Әни, миңа татарча сөйләргә рөхсәт итмиләр, - ди ул.
Тагын да җитди тавышлы тикшерүче сөйли башлаган иде, бераз гына "төчкертеп алган", кырымда торучы ирем миннән телефонны тартып та алды, тозлап-борычлап бер-ике сүз әйтте дә, кулын селтәп китеп барды.
Мин тагы да шалтыратмаслармы дип көтсәм дә, шалтыратучы булмады. Тик мин борчылуның чигенә чыккан идем инде. "Исән-сау гынамы сез?" - дип тиз генә олы улыма, аннан кече улыма шалтыраттым. Аптырап калган улларыма шушы хәлне сөйләгәч, көлештеләр:
- Акча алыр өчен мошенниклар шулай эшләгән. Әни, син ышанма аларга, - диделәр. - Менә, әти, молодец, югалып калмаган.
Акча алу өчен безне хәзер ничек кенә алдамыйлар. Газета укучылар, сез дә андый вакытларда югалып калмагыз!
Әлфинур ГАЛИЕВА
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев