Актүбә беренчесе
Узган елда Актүбә бистәсендә 119 бала туган. Бу 2010 елда туган сабыйлардан 33кә күбрәк дигән сүз. 3 гыйнварда Ирина һәм Олег Прыгуновлар гаиләсендә туган 3.950 килограммлы Денис аҗдаһа елының иң беренче сабые булды. Әлеге уңайдан бистәдә сабыйны теркәү тантанасы булды. Әти-әниләргә бала туу турындагы таныклык һәм «Актүбә уенчыгы» осталары хәзерләгән...
Узган елда Актүбә бистәсендә 119 бала туган. Бу 2010 елда туган сабыйлардан 33кә күбрәк дигән сүз.
3 гыйнварда Ирина һәм Олег Прыгуновлар гаиләсендә туган 3.950 килограммлы Денис аҗдаһа елының иң беренче сабые булды. Әлеге уңайдан бистәдә сабыйны теркәү тантанасы булды. Әти-әниләргә бала туу турындагы таныклык һәм «Актүбә уенчыгы» осталары хәзерләгән истәлек сувениры тапшырылды. Бистә башкарма комитеты белгечләре һәм кунаклар бәхетле ата-ананы котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев