ҖӘМГЫЯТЬ

Агымдагы елда безнең районда туберкулез белән авыручы 13 кеше ачыкланган

Сак булыгыз - туберкулез! Туберкулез - иң мәкерле йогышлы авыруларның берсе. Агымдагы елда безнең районда әлеге чир белән авыручы 13 кеше ачыкланган. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов белдерде. Флюорография узу - туберкулезны кисәтүче иң нәтиҗәле чараларның берсе булып торса да, 2014 елда флюорография узарга...

Сак булыгыз - туберкулез!

Туберкулез - иң мәкерле йогышлы авыруларның берсе. Агымдагы елда безнең районда әлеге чир белән авыручы 13 кеше ачыкланган. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов белдерде. Флюорография узу - туберкулезны кисәтүче иң нәтиҗәле чараларның берсе булып торса да, 2014 елда флюорография узарга тиешле 34420 азнакайлының нибары 29445е генә тикшерелгән.

- Медицина тикшерүе узмаган кешеләрне эшкә алу очраклары арта бара. Хәтта җәмәгать туклануы тармагында да шундый авырулы хезмәткәрләр бар, - ди баш табиб. Сүз уңаеннан, флюорография шулай ук үпкә яман шешен ачыклауда да ярдәм итә. Ун ай эчендә Азнакайда шундый 11 очрак теркәлгән.


Агымдагы елда безнең районда туберкулез белән авыручы 13 кеше ачыкланган

Нет комментариев