Тымытык авылында яшәүче кадерлебез Зәйнуллина Эльмира Кәшифраз кызын 50 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Ярты гасыр күп тә сыман, юк та сыман. Синең гомердә авыр көннәр аз булмады. Сынмадың-югалмадың, дүрт балаңны аякка бастырып, менә дигән ана булдың. Алдагы гомер юлларыңны сау-сәламәт, балаларың, туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын....
Тымытык авылында яшәүче кадерлебез Зәйнуллина Эльмира Кәшифраз кызын 50 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Ярты гасыр күп тә сыман, юк та сыман. Синең гомердә авыр көннәр аз булмады. Сынмадың-югалмадың, дүрт балаңны аякка бастырып, менә дигән ана булдың. Алдагы гомер юлларыңны сау-сәламәт, балаларың, туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын. Әрнү-сагыш белмә, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә матур итеп яшәргә насыйп итсен.
Якты кояш һәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине урап үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Гомерләрең озын-озак булсын,
Имин булсын дөнья-йортларың.
Беркайчан да сүрелмәсен иде
Нигез учагыңда утларың.
Иң изге теләкләр белән: әниең, балаларың, туганнарың, кода-кодагыйларың
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев