Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зур Сукаешта Гаян Муллаҗанов истәлегенә стела калыкты

Илебезнең бүгенге имин яшәеше, яшь буынның киләчәге хакына барган хәрби операциядә катнашып шәһит киткән Гаян Илдар улы Муллаҗанов истәлегенә Зур Сукаеш авылы уртасында стела калыкты.

Аны ачу тантанасында районыбыз җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, хәрби комиссар Рәдиф Камалеев, авылдашлары, якыннары катнашты.
  Район башлыгы Марсель Шәйдуллин тагын бер кат барлык азнакайлылар исеменнән аның әтисе Илдар Хөрмәт улының авыр кайгысын уртаклашу сүзләрен җиткерде.
– Гаян үзен илебезне саклауга багышлаган һәм соңгы сулышкача Ватан алдында биргән антына тугры калган лачыннарыбызның берсе, – диде ул. – Исеме мәңгелектә калачак Героебыз.
Гаян Муллаҗанов тугызынчы сыйныфтан соң  Бөгелмә машина төзелеше техникумына укырга керә. Аны 2021 елда уңышлы тәмамлап, көзен хәрби хезмәткә алына, Самара өлкәсендә контракт буенча хезмәт итә, ефрейтор дәрәҗәсен ала.  Ул һәлак булганнан соң  “Батырлык ордены”  белән бүләкләнде.
 Авыл мәктәбендә дә Гаянның якты истәлегенә мемориаль такта куелды. Тантанада катнашучылар хәтирәләрне яктыртып иң җылы хисләре белән уртаклаштылар, лачын егетнең батырлыгы хакында горурланып сөйләделәр.  
 Сукаеш авылы егете кыю, намуслы, ышанычлы, көчле рухлы булуы белән күңелләрдә уелып калыр. Чын Геройлар шундый буладыр да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев